30 июнь көнне Сочи шәһәрендә Сабан туенда хатын-кызлар да бил алышкан. Бу хакта Краснодар шәһәре татарлары автономиясе хәбәр итә.
Бәйрәм узган мәйдан берничә өлешкә бүленгән. Төп сәхнәдә Татарстаннан килгән артситлар - Азат Абитов һәм Ясмин (Светлана Минеева) чыгыш ясаган. Шулай ук вокаль һәм бию коллективлары чыгышларын тамаша кылырга мөмкин булган.
Икенче мәйданчыкта туклану һәм кулдан эшләнгән савыт-саба, башка төрле кул эшләнмәләре сату ноктасы ясалган.
Оештыручылар конкурслар һәм викториналар да үткәргән. Балалар өчен тимерчеләр, балчыктан савыт-сабалар ясаучылар мастер-класслар уздырган.
Көрәш мәйданында Төмән, Луганск, Ростов, Әстерхан өлкәләре, Краснодар крае спортчылары көч сынашкан. Таһир Хуҗагалиев баш батыр калган. Аңа, традиция буенча, тәкә бүләк ителгән.
Көрәшчеләр арасында яшүсмерләр һәм ир-атлар гына түгел, кызлар да булган. Сочиның 17 нче номерлы спорт мәктәбе укучылары Мария һәм Алинә Авдеева көчләрен сынап караган.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала