Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Санкт-Петербургның Левашовка зиратында татарларга Истәлек билгесе куелды

Санкт-Петербургның Левашовка зиратында татарларга Истәлек билгесе куелды

 (Казан, 24 июль “Татар-информ”). 1930 елларда сәяси тоткыннарны атып үтергән Санкт-Петербургның Левашовка мемориаль зиратында “Репрессия корбаннары татарларга” дигән Истәлек билгесе ачтылар. Бу иници...

Санкт-Петербургның Левашовка зиратында татарларга Истәлек билгесе куелды


Ачылыш тантанасында Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев, Санкт-Петербургның төбәкара мөнәсәбәтләр һәм миграция сәясәтен гамәлгә ашыру комитеты рәисе Олег Капитанов, Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөфтие Равил Пончеев һәм башка рәсми затлар катнашты. Истәлек билгесен ачканнан соң мөфти Равил хәзрәт Панчеев Коръән сүрәләре укыды һәм җеназа намазы укыды. Чара ахырында катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр куйды.

“Истәлек билгесе проектының авторы - Санкт-Петербургта танылган архитекторлар - Виталий һәм Лариса Кузнецовлар. Һәйкәл куюны башлап җибәрүче - Ленинград блокадасында яшәгән, Санкт-Петербургта иң борынгы һәм танылган җәмәгать эшлеклеләренең берсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыятен гамәлгә куючысы Шамил Измайлов улы Акбулатов. Ул шулай ук әлеге билгене әзерләү иганәчесе һәм меценат булды”, – диделәр матбугат хезмәтендә.
Элегрәк Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ленинградтагы зур террор корбаннары турында халык истәлегенә куелган зиратта булды һәм монументка чәчәкләр салды. Республика парламенты башлыгы ватандашлар истәлеген саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.


  • Бүген Левашов мемориаль зиратында 35тән артык һәйкәл бар. Алар арасында псковичларга, новгородлыларга, ингерманландларга, украиналыларга, яһүдләргә, Россия немецларына, Ленинград ассириячеләренә, латышларга, ГУЛАГның Италия корбаннарына һәм репрессияләрдән зыян күргән башка кешеләргә багышланган һәйкәлләр бар.



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/24/190349/

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи