Журнал «Безнең мирас»

Сайлауларга гаиләләр белән килүчеләр сөендерә – Илдар Гыйльметдинов

Россия Федерациясе Президентын сайлауга гаиләләре белән килүчеләр шактый. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә шул хакта белдерде.
Ул бүген үзенең Мәскәү районында 122 нче мәктәптә тавыш биргәнен әйтте. Депутат, узган сайлауларга караганда, сайлаучыларның саны күп булуын, иртән ачылуга хәтта чират та торганнарын билгеләп узды. “Һәрвакыт 11 ләр тирәсендә барырга тырышам. Иртәннән үк халык күп килгән. Гадәттә, Казан иртүк актив булмый иде. Йокы туйгач, соңрак бара иделәр. Бу очракта халык шактый актив. Гаиләләр белән килүләре сөенечле. Безне дә әти әниләр сайлау участокларына үзләре белән алып килә иделәр. Бу үзенә күрә тәрбия чарасы, киләчәктә эстафета аларга күчәчәгенә ишарә дә”, - диде Илдар Гыйльметдинов.
“Татарстан Россия Федерациясенең әйдәп баручы төбәкләренең берсе. Безгә, республикага, башка субъектлар да карый - Татарстан бу сорауда ничек эшли дип гел кызыксыналар”, - диде.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/18/160038/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру