Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Садри Максуди һәйкәлендә аның актив шәхес булуын күрсәтергә тырыштым – Асия Миңнуллина

Садри Максуди һәйкәлендә аның актив шәхес булуын күрсәтергә тырыштым – Асия Миңнуллина

Казанның Чистай һәм Әпсәләмов урамнары чатындагы Истанбул паркында Садри Максуди һәйкәле урнаштырылды. Һәйкәлнең ачылышы 7 декабрьдә Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырымның Казанга эш сәфәре кысала...

Казанның Чистай һәм Әпсәләмов урамнары чатындагы Истанбул паркында Садри Максуди һәйкәле урнаштырылды. Һәйкәлнең ачылышы 7 декабрьдә Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырымның Казанга эш сәфәре кысаларында планлаштырыла.
6631


Төрек-татар дәүләт һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, академик, философ Садри Максуди – чыгышы белән Казан татары. Садри Максуди татар милли хәрәкәтенең төп идеологларының берсе буларак, белеме, сәяси кыйбласы, Россия сәясәтендә тоткан урыны һәм эшләгән эшләре белән аерылып торган шәхес.


“Татар-информ” хәбәрчесе скульптураның авторы - танылган сынчы Асия Миңнуллина белән элемтәгә керде. “Үзен чит илдә таныта алган, эшчәнлеге башка ил белән бәйле булган татар кешесенә сын ясау белән беренче шөгыльләнүем. Мин бу һәйкәлнең ачылуына бик шатмын. Әлеге эшемне бик яратып башкардым. Садри Максудины үз илендә дә онытмадылар, читкә китте дип кенә халык күңеленнән сызылмады, аны хәтерлиләр. Татар кешесенең чит илдә актив эшчәнлек җәелдерә алуы да хөрмәткә лаек. Аның никадәр актив шәхес булуы фоторәсемнәрдән дә күренеп тора. Мин әлеге сында аның активлыгын да күрсәтергә тырыштым. Теләгем ни дәрәҗәдә тормышка ашырылган – анысын башкалар бәяләр”, - диде Асия Миңнуллина эше турында.


“Татар-информ”


#Рузилә Мөхәммәтова

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи