Журнал «Безнең мирас»

«Рухият» фонды үзенең чираттагы китапларын тәкъдим итте

Әлмәттә "Татнефть" карамагында эшләүче "Рухият" хәйрия фонды тарафыннан нәшер ителгән китаплар тәкъдим ителде. Быел фонд нефть төбәгендә яшәп иҗат итүче 155 язучы һәм шагыйрьнең "Туган яктан илһам алып – Вдохновленные краем родным» дигән җынтык, Галина Тютюгинаның "Азбука чудес" дигән балалар өчен хикәяләр җыентыгын бастырган. Альбом форматындагы ике китап татар шигърияте классиклары Гамил Афзал һәм Саҗидә Сөләймановага багышланган.

"Иске Әлмәт" Мәдәният йортында китап авторлары һәм мөхәррирләре, "Татнефть"һәм Әлмәт муниципаль районы хакимияте, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре, иҗат әһелләре җыелган иде. Тәкъдим итү башланыр алдыннан автограф-сессия үткәрелде.
Китапларның авторларыннан тыш, тамашачыларны аларның мөхәррирләре һәм рәссамнары белән дә таныштырдылар. Традиция буенча, китапларны тәкъдим итү Әлмәт драма театры артистлары башкаруында спектакльләрдән өзекләр, концерт чыгышлары белән үрелеп барды.
"Татнефть" генераль директоры урынбасары, "Рухият" фонды советы рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев нәшер итү өчен китапларны сайлаган вакытта экспертлар советының нинди принципларга таянуы турында сөйләде.
"Бер яктан без, яшь әдәпләргә булышырга, ел саен диярлек аларның бер-ике китабын бастырырга тырышабыз. Шул ук вакытта әдәбиятның танылган әһелләре исемен мәңгеләштерүгә дә үз өлешебезне кертәбез, аларның юбилейларына китаплар бастырабыз. Быел Саҗидә Сөләйманова тууга - 90, Гамил Афзалга 95 ел тулды. Моннан тыш, балалар әдәбиятына да игътибар бирелә. Хатын-кызлар иҗатын да игътибарсыз калдырасы килми. Кыскасы, без бөтен юнәлешләрне колачларга тырышабыз", - диде ул.
Әлмәт районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәех үз чыгышларында "Рухият"нең нәшрият эшчәнлегенә зур бәя бирде.
Танылган язучы Галимҗан Гыйльманов "Татнефть"нең Татарстанның күп милләтле мәдәният үсешенә керткән зур өлешен атап узды. Аның сүзләренчә, "Рухият" фонды тарафыннан дөнья күргән барлык 193 китап та сыйфатлы килеп чыккан.
"Татар-информ"

Теги: Әнвәр Маликов

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру