Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Зәкуанов Тукай бүләге мәдәниятне саклаучыларга бирелергә тиеш, дип саный

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе каләм ияләренә генә түгел, рәссамнәр, сынлы сәнгать өлкәсендә иҗат итүчеләр, тарихи мирасыбызны торгызу юнәлешендә эшләүче коллективларга да бирелергә тиеш. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Рөстәм Зәкуанов әйтте.


“Таттелеком” Гаммәви акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме - Лотфулла Шәфыйгуллин һәм Рөстәм Зәкуанов - Татарстанда яши торган халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерү һәм саклап калуга зур өлеш керткән өчен, быел Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.


“Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә безне Арча һәм Биектау районы хакимиятләре тәкъдим итте, - диде Рөстәм Зәкуанов. - Безнең иҗат төркеменең соңгы ун елда тарихи мирасыбызны саклау, халкыбыз өчен кадерле булган истәлекле урыннарын яңадан торгызу, милләтебез язмышы өчен үзләренең гомерләрен багышлаган бөек шәхесләребезнең исемнәрен кире кайтару, аларның музейларын булдыру юнәлешендәге эшләребезне шулай бәяләргә уйлаганнардыр, күрәсең. Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу “Яңарыш” фонды, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, Татарстан Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстанның Ветераннар берлеге иҗтимагый оешмасы да хуплады. Проектларга килгәндә, безнең иҗат төркеме ярдәмендә Биектау районы Камай авылы янындагы Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы территориясендә тарихи чыганакларга таянып торгызылган кирмән һәм корылмалар халыкта һәм җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Бөек Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Арча районы Яңа Кырлай авылында, нәни Апуш тормышында мөһим роль уйнаган Сәгъди абзый йорты территориясендә булдырылган әдәби-скульптур парк, Апуш коесы Тукай музеен тагын да тулыландырган, баеткан проектыбыз булды. Киң җәмәгатьчелек тәкъдим иткән икән, премиягә лаеклыны, дәрәҗәле комиссия вәкилләре дөрес хәл итәр дип уйлыйм”.


Фотода 2017 елның 24 сентябрендә Тукай районында Биклән авылында төзекләндерелгән "Сабантуй чишмәсе"н ачу тантанасы сурәтләнгән.


http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/06/159299/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру