Гаяз әфәнде

Гаяз әфәнде Петербургка килде. Һәр таифәдән мөрәккәб (төркемнән җыелган) Питерның мөселман җәмәгате тарафыннан бик зур шатлык илә каршы алынды. Гаяз әфәнде соңгы елларда үзе теләгәнчә йөри, тора вә бер урында карарлана (урнаша) алмыйча әле Питерда, әле Истанбулда торып шактый арган вә ябыккан төсле күренә иде. Бусына Мизиндә тору үзенә берьяктан килешкән. Бик шәп тазарып, сәламәтлегене дә яхшы ныгайтып кайткан. Үзенең администрация илә булган комачаулары бетүенә куана. Ачыктан-ачык хокуклы гражданин булып, мөселман җәмәгате арасында каләм вә әдәбият эшләре эчендә калырга тели. Күптән аерылышкан яшьләремезне, күптән арасыннан киткән халкымызны бик сагынган.

Гаяз Исхакый
Гаяз Исхакый

(Мөхәрриремезнең соңгы еллардагы тормышыннан)

Гаяз әфәнденең Казаннан китүенә алтынчы елы инде. Ул 1907 нче елда Кабан күле буенда Габдулла мулла йортында язу эшләре илә мәшгуль икән. Аңа Казаннан Архангель губернасына китәргә әмер ителә.

1905 нче елларда Русия эчендә нинди бохран (кризис) вә тартышулар булып узуы һәркемнең күзалдындадыр. Мондый тынычсыз вә чуалулар заманында мәэмүрләрнең (чиновникларның) ачык фикерле вә өстенрәк кешеләрне, гавамга идарәгә (халык белән идарә итүдә) матлуб булмаган (теләнмәгән) тәэсирне бетерер өчен, читләргә җибәрергә закон буенча правалары бардыр. Могтәбәр сәүдәгәр вә муллаларымыз да шул елларда Вологдага җибәрелгәннәр иде.

Гаяз әфәнде Архангельгә җибәрелгәнгә кадәр берничә айлар Казанда хәбестә (төрмәдә) тотыла. 1907 нче ел жәйне хәбестә ул үзенең «Алдым-бирдем» пьесасын яза. Көз көне 26 нчы үктәбрдә Казаннан сакчылар илә Мәскәүгә җибәрелә. Анда Мәскәүнең мәшһүр, ул елларда сәясиләр берлә тулы «Бутырка» төрмәсендә ике атна тотыла. Беренче декабрьдә ятап берлә Архангель губернасында Пинега шәһәренә китерәләр. Пинега кечкенә булса да, кибетле бер шәһәр. Еш язышкан вә гәзитә укыган кешегә стансалы, почталы булу никадәр мөһим икәнлеге мәгълүм инде. Янында урманы, суы бар. Ләкин Гаязны анда калдырырга теләмиләр. Пилягори исемле 15-16 чакрым ераклыгында бер авылга җибәрәләр. Гаяз әфәнде монда авырый. Шуннан соң гына шәһәргә кайтаралар.

Пинегага кайткач Гаяз әфәнде, сәяси дулкыннардан читтә булганга, үзенең сөйдеге әдәбият эшенә бирелеп, бик күп кенә әсәрләр язып ташлый. Казан кебек бер мәркәздән бүленеп, Русия кырларының чигенә, мәдәният дөньясыннан берничә гасырлар артта туңып калган бер бәләкәй шәһәргә китерелеп куелгач, Гаяз әфәнде бу соңгы узган елларына, бу тарихи көннәргә әйләнеп күз сала. Фикере илә аларны янә бер мәртәбә айкап чыга. Мондый мөһим заманда татарның вә бигрәк юлбашчысыз, вә тәҗрибәсез хәлләрендә аларның яшьләренең ниләр эшләдекләрен хәтерли һәм аларның хәятыннан «Тартышу» исемле бер әсәр яза. Монда яшьләрнең сәясәткә беренче катнашлары тасвир ителә. Ләкин бу әсәр ул заманда Русиядә басыла алмый. Читтә басылырга эстәлсә дә (уйланылса да), акча булмау сәбәпле бу көнгә кадәр дөньяга чыга алмый. Икенче китап – «Мөгаллим». Бу да Казан һаваларына (цензурага) карап бик үзгәртелеп басыла. Өченче – «Солдат» хикәясе. Солдатка киткән бер татар малаеның Лодзьда поляк вә еврейлар бунтларын бастыруда иҗтиһад итеп (тырышып), медаль алып кайтып та, 7 нче елларда авылдагы үз өендәге хәлләрне күргәч, монар кадәр булган дөньяга карашы, җәмәгать эшләрендәге аңлаешы үзгәрүене тасвир иткән зур хикәя булганы хәлдә, башка куллардагы каләмнәр илә бозылып, алмаштырылып ярым-ярты көйгә басылып чыга. Пинегада шулар гына языла.

Гаяз әфәнде моның кебек үлек йортта, әлбәттә, бер дә озак каласы килми. Үзенең рухыны кысып, канатыны бәйләп торган баулардан ычкынып, якты дөньяга, кешеләр янына кайтасы килә. Ләкин сөрген уставлары кешеләрне фикер хуҗаларына, мөхәррирләргә вә җирле самоедларга аермый, ул шул башкаларны да Ак диңгездән балык тотып, пошыйларга сунарга йөреп гомер уздыручы уйсыз, салкын канлы, ярым аракы авыруына, ярым сифлис авыруына мөбтәлә (дучар) булып, черергә калдырылган туземецлар ясарга тели. Гаяз Дахилия назаратына (Эчке эшләр министрлыгына) мөрәҗәгать итеп, сөрген елларыны заграницада уздырырга ясаңыз, дип сорый. Башта аны кабул итмиләр. Соңра кабул ителә. Әмма анда инде Гаяз әфәнде булмый.

Боз диңгезе якыннарында яз бик соң гына ачыла вә акрын гына, ярларын тутырып ага торган салкын шималь нәһерләренең (төньяк елгаларының) берендә, томанлы таң берлә өч кеше бер көймәдә алмаш-тилмәш ашыга-ашыга ишәләр. Боларның икесе – мәңге кысыла килгән сул яһүд зыялылары, берсе – татар милләте мөхәррирләреннән Гаяз әфәнде. Болар, сөргендә артык үзләрен тотарга көчләре беткәч, «яңа илләр, яңа упкыннар» эзләгән кебек, Питерга – мәркәзгә ашкыналар. Июль айларының урталары иде, Гаяз әфәнде иске иптәшләренең берсен Питерда эзләп таба...

Гаяз Петербургта янә язарга керешә. Электә яза башлаган китаплар бар, башта пешеп өлгергән планнар, кәгазьгә куелырга теләгән сурәтләр бар. Гаяз әфәнде «Теләнче кызы»ның икенче кыйсмен яза. Бу әсәрнең өченче кыйсме әле дә басылмаганга (язылмаганга) андагы каһарманның кем буласы мәгълүм түгел әле, ди Гаяз. Мөхәррирнең һәрбер каһарманда үзен тану (күрсәтү) кебек садәдиллек (гадилек) бетәргә, мөхәррирнең таланты башкаларның әхвәле рухияләрен (рухи хәлләрен) үзенекеннән артык аңаруын вә тасвир да итә алуын игътираф итәргә (белергә) вакыт иде.

Пинегада чакта «Кыямәт» комедиясе языла башлаган булып, 1908 нче ел кыш башында Петербургта тәмам итеп, аны иптәшләренә укып чыга. Бу кышта «Жәмгыять» комедиясе дә языла.

Шушы урында Гаяз әфәндене бик изгән бер нәрсәне язып узыйм әле. Бу елларда Гаяз күп кенә язды. Әмма язганнарыны бастыру эше аны бик борчый иде. Нәшрият эшендә, хосусан романнар өчен заминка (тоткарлык) булдымы, әллә, вакытында Галимҗан әфәнде язган кебек, «хәлфә наширләрнең агыз берлеге» (сүз куешуы) булдымы, Гаяз әфәнденең базар ягыннан караганда да гаять үтемле китапларына бастыручы табу бик авырлашты. Язылган әсәрләре китапчыдан китапчыга әүмәләнеп тик йөри. Гаяз үзе Казанга кайта алмый. Китап сәүдәгәрләре берлә биля васита (турыдан-туры) сөйләшә алмый. Иптәшләр аркылы эш озая. Алар китапчыларның агыз берләшкән кебек бик очсыз гына бер хактан артык бирергә теләмәүләрен, ялындырып маташуларын язалар. Еллар буена әсәрләреннән зур табыш итеп торучы китапчыларның мөхәрриремезгә, аның горбәтчелектә (иленнән читтә) чагында – кысынкы көннәрендә ярдәм итешү кайда – үзенә каршы берләшү кебек эшләре Гаязны дәһшәтле сурәттә газаплый, җанын кыйный иде, иптәшләренә дә бик авыр тәэсир итә иде. Гаяз әфәнденең үзенең бер хатында: «Безнең урамда да бәйрәм булыр әле», – дип язуынча, ни дә булса бу авыр көннәр уза. Күп җафаларга сабыр итәргә өйрәнгән Гаяз чыдый һәм яз җитү илә Төркиягә китә. Истанбулда «Тормышмы бу?» языла.

Көз көне Гаяз әфәнде Петербургка кайта. Китапларының һәмиша (һаман) рәтләп басыла алмавы, алардан тиешле акчаларның килмәве, һәмиша качынып яшәргә мәҗбүрият Гаязны бу кышны да каты борчыйлар, изәләр. Мөхәррир язылган әсәрләренең басыла алмавын күреп, язудан гайрәте чыккан кебек, бер нәрсә дә язмый. Әүвәлге ел кебек бу кышта да Гаяз әфәнде рус әдәбиятының күп укый, яңа әсәрләр, альманахларны калдырмый күздән кичереп тора. Рус мөхәррирләренең җәмгыятенә кереп, мәҗлесләренә йөри. Докладлар, конференцияләр тыңлый. Бигрәк фәнни җәһәттән вольный университетлардан зур файда итә. Төрле юридический вә фәлсәфи лекцияләргә язылып, курсларын тыңлап чыга.

Бу 10 нчы ел язында бер иптәш илә Финляндиягә чыгалар. Финляндиядә сәүдә кылучы безнең мөселманнар бик ачык фикерле, милли әдәбият илә күбесенчә таныш кешеләр булып, Гаязны алып баручы – фикерле, мулланың бик чын мохлисләреннән (чын дусларыннан) булганга, кунакларны бик яхшы кабул итеп, бик сыйлап җибәрәләр. Гаяз әфәнде бик күңелле күтәрелеп, куанып кайта. Шунда Гаяз әфәнде бөтен җәйне уздырырга Финляндиягә бара. Монда көннәрне тыныч кына, тук кына да булганда, янә язарга керешә. Язылган әсәрләре: «Мулла бабай», «Фамилия сәгадәте». Шушы җәй азагында Гаяз әфәнденең язган китапларын бастыру эше бертөрле юлга салынып китәләр. Бу эш Гаязның материальный хәлен дә җиңеләйтә төшә, морально да тынычландыра, иптәшләрен дә бик куандыра. Әдәбиятка әһел (булдыклы) вә милли әдәбиятымыз илә мөхәррирләремезнең кадерен белә торган һәм нәшрият эшләрендә чыгарган китапларының нәфислек, пөхтәлеге илә аурупалылар катарында (рәтендә) торырлык «Гасыр» китапханәсе Гаяз әфәнденең Мәҗмугаи асарын (Сайланма әсәрләрен) басырга алырга теләдеген белгертә, Гаяз әфәндене өч ел мөтдәтенә акча мәсьәләсендә артык баш ватудан коткарырлык шартларда тәклиф итә (йөкләмә ала). Гаяз иптәшләре берлә киңәшеп, бу мокавәләне (килешүне) кабул итә.

Моңар бәгъзеләр коммерческий эш дип кенә карыйлар. Наширләр, әлбәттә, зарар итмәгәннәрдер. Илаһи итмәсеннәр. Әмма мин монда идея дә бар иде дисәм, мөхәрриремезгә «Гасыр» китапханәсе мөәссисләрен дә (хуҗаларын да) изге теләктәшлелектә күрәсем килә. Бу шулай булыр да. Бу эш кайчан сәүдә беткәнгә кадәр сәүдәгәрләрнең мәгърифәтлеләрдән була торуын теләтә.

Гаяз әфәнде инде янә көз көне Истанбулга китеп, бертоташтан анда ел ярым кала. Истанбулда «Сөннәтче бабай», «Кияү», «Шәкерт абый» хикәяләре язылалар вә «Теләнче кызы»ның ахыры язылып бетә. Төркиядә Гаяз әфәнденең хәлен, анда журналларда язышып, конференцияләр бирү вә тел мәсьәләсен күтәрүен, якыннан таныш булмаганга, мин язмый узам. Траблис (Триполи) сугышы аллары булса кирәк, Гаяз Германиягә китәргә уйлаган җиреннән үземезнең Русиягә кайтып килә.

Истанбулда 1905 нче еллардан бирле башында йөргән бер әсәрне яза башлаган. Бу әсәр – гасырлар буенча газиз диннәре өчен мужик урядниктан җәбер күреп килгән мөселман гаиләсен тасвир иткән дәһшәтле, авыр бер трагедиядер. Исеме «Отпавший» – «Мәкруһ» (җәберләнгән), яхуд «Зөләйха»дыр.

Бу әсәрнең язмышы – эчендәге хәлләре кебек. Күптән язылган башы жандармнар кулында югала. Әсәр Петербургта язылып бетә. Ул якын иптәшләренә, соңра күбрәк кешеләр мәҗлесендә укыла. Иртәсен Гаязны хәбескә (төрмәгә) салалар. Гаяз башка исем берлән торганга, урамда кинәттән яшерен полициядән берсе: «Гаяз!» – дип дәшә. Ул борылып карауга әллә кайдан соры кортлар җыелып алып, извозчикка утыртып, ахырында отделениегә илтәләр. Анда ул инде үзенең кем икәнлеген ача. Аны искедә җибәрелгән Архангель губернасына, тик ераграк уездга – Мизин шәһәренә җибәрәләр.

Бу озынаеп киткән хронологияне Гаязның Мизингә барышын язган үзенең хосусый хатыннан бер бүлек илә тәмам итәмез: «Менә мин суык тәмугның ишек төбендә Мизин дигән шәһәрдә утырам. Ниләр үтте, ниләр булдыгыны язарга хәзер вакытым да җитми, язасым да килми. Мин үземнең тотылуымнан алып бу көнгә кадәр булганнарны китап итеп язмакчы булам. Юл буе йөдәгәнем – күлмәк-ыштанның җитмәве, юрган-мендәрнең булмавы, акчаның Петербург төрмәсенең конторында калуы булды. 13 нче февральдән 20 нче мартка кадәр минем шул модный Истанбул пальтәм – мендәр дә, юрган да, түшәк япмасы да, кием дә булды. Ләкин каһәр суккан грек[1] теккән вакытта арттагы ерыгын бик озын ерганга, әллә никадәр җафа чиктем. Ничек кенә япсам да, шул ертык иң җылы кирәк җиргә туры килә дә, йокыдан уята. Булавка берлә кадап та карадым, тегеп тә карадым. Һаман мәгънәсе чыкмады. Юлда бер тиен акчасыз бардым. Чәй юк, шикәр юк. Көненә ун тиен кормовой бирәләр. Шуңарга һәммәсен эшлә. Шул пальтәм, шул башымдагы кәпәчем берлән биш йөз чакрымлы ятабка чыгып киттем. Юлдагы ачлыкны, бетләүне сорама да инде. Ул гына җитмәде – авырдым. Суык алды. Кичләрне эссе була башлады, төннәрне саташуга кадәр барып җитте. Котым очты. Әллә нинди җәһәннәм юлында у...рак мужик иптәш берлән бер шарлатан хулиган компаниясендә үләм икән дип торам. Ни булса булды – Алла саклады. Өч көннән соң суыгым үтеп китте... 20 нче мартта Мизингә килеп җиттек. Хәзергә шулай торам. Монда әле haман кыш, шәһәр дигән нәрсә бөтен ягыннан баткаклык берлән чормалган. Бер туктамыйча Боз диңгезеннән җил исеп тора. Әллә нинди бер җәһәннәм авызы гына инде!»

Гаяз Исхакый сөргендә. 1913 ел
Гаяз Исхакый сөргендә. 1913 ел

Икенче хатыннан: «Монда көтепханәсе-фәләне булмаганга, миңа, әлбәттә, китаплар бик кирәк. Шунда берәр нәрсә уйлашып, мине китап-Коръәнгә туйдырып тора алмыйсызмы? Әлегә гәзитәләр, журналлар яздырыңыз. Һәм дә матур-матур открыткалар алып җибәреңез. Монда тормыш бик ялангач, ничек тә үзеңне-үзең алдар өчен дус-ишнең җыенының ярдәменә мохтаҗмын. Мөмкин кадәр миңа күңел күтәрә торган хат, баланы юата торган нәрсәләр җибәрергә тырышыңыз...»

Гаяз әфәнденең Мизиннән килгән хатлары аның бик борчылганын күрсәтә. Баштарак «Бер тоткарның саташуы» исемле бер китап язса да, язу эшендә фәтрәт (төшенкелек) заманы килә. Кыш буена бер нәрсә дә язмый. Бу соңгы ел Гаяз әфәнде өчен иң агыр (авыр) ел булгандыр. Гаяз әфәнденең 1908 нче елда Пинегадан Зөягә язган бер мәктүбендә: «Мин нинди агырлыклар башыма төшсә дә, көннәр узу илә аларның да узып китүенә ышанам», – дип әйтүенчә, бу Мизин дә уза. Һәм ошбу апрельнең 4 ендә Гаяз әфәнде тәмам азат ителә. Бу хәбәр гәзитәләргә кергәч, Русиянең төрле урыннарыннан укучылары чын күңелдән үзен тәбрик итәләр. Куаныч телеграммнар җибәрәләр. Истанбулдан зыялыларымыз, мәшаһиринемез (атаклы кешеләребез) Йосыф (Акчура) әфәнделәр, Фатих әфәнде Кәримов вә гайреләр үзен телеграмм җибәреп бу караңгы көннәрдән котылуы илә тәбрик итәләр, чын күңелдән бөек мөхәрриремезгә якты ак көннәр, милләт тарафыннан тәкъдир ителгән (бәя бирелгән) каләм хезмәтенең сансыз елларга дәвам итүен телиләр. Дустлары өчен Гаязның кайтуы зур бәйрәм икәнлеген язуны артык күрәм.


[1] Гаяз әфәнденең иң авыр хәлдә дә көләргә имкян (мөмкинлек) табуы бай табигыятенең хосусиятләреннәндер.

 

«Шимбә» татар яшьләре түгәрәге әгъзалары, Казан, 22 декабрь, 1906 ел Алдагы рәттә (сулдан уңга): Габитова Рабига, Х. Гали, Гобәйдуллина Мәрьям, Габитова Зәйнәп. Икенче рәттә: Гобәйдуллин Газиз, Богданова-Ибраһимова Гайшә, Мөхәммәдъяров Шакир
«Шимбә» татар яшьләре түгәрәге әгъзалары, Казан, 22 декабрь, 1906 ел
Алдагы рәттә (сулдан уңга): Габитова Рабига, Х. Гали, Гобәйдуллина Мәрьям, Габитова Зәйнәп.
Икенче рәттә: Гобәйдуллин Газиз, Богданова-Ибраһимова Гайшә, Мөхәммәдъяров Шакир

 

Петербург. «Вакыт», 1913, 2 май, 1190 сан.

Журналга Дилара Абдуллина әзерләде.

«Мирас». – 1992. – №6. – Б.33-37.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи