Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты

(Казань, 27 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү һәм төзү эшләре барышы белән танышты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.


Башта Рөстәм Миңнеханов "СОлНЦе" урта белем бирү интернат мәктәбе"ндә булды. Яздан алып анда дүрт катлы өстәмә бина төзү эшләре башланды.


Обход объектов исторического центра г.Казани


Шуннан соң республика лидеры федераль әһәмияткә ия булган "XVIII гасыр Дворяннар җыены кунакханәсе бинасы" мәдәни мирасы объектын карады һәм Рәхматуллин урамы-Кави Нәҗми урамы - Профсоюз урамы- Муса Җәлил урамы тарихи кварталын төзекләндерү планы белән танышты.


Шулай ук Татарстан Президентына КФУның Лобачевский исемендәге лицей бинасын киңәйтү идеясе хакында сөйләделәр, Кави Нәҗми һәм Бауман урамнары киселешендәге "Грандотель" кунакханәсе" ("Свешников йорты,  XIX гасыр башы" ) мәдәни мирас объектын презентацияләделәр.


Обход объектов исторического центра г.Казани


Президент Казансу елгасының уң як ярындагы Түбәнаръяк дамбасында булды. Анда җәяүлеләр өчен мәйдан һәм гражданнар өчен күңел ачу объектлары төзү планлаштырыла.


Аннан республика җитәкчесенә Адмирал бистәсе территориясендә Казан адмираллыгының 300 еллыгын бәйрәм итүнең, "Һәлак булган сугышчылар һәйкәле" Спас Нерукотворный храм-һәйкәле"н төзнекләндерүнең кыскача планын сөйләделәр. Төзекләндерү буенча фикер алышуда Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан катнашты. Ул Зилант монастырена илтә торган юлларны төзекләндерүдә Президентның да ярдәм итүен сорады.


КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру