Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Миңнеханов: "Республикадагы дуслык нәтиҗәсендә үсеш перспективабыз бар"

Бүген Россия халкы Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, Казансу елгасы яр буенда Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кала кунаклары өчен “Без бердәм” дип исемләнгән концерт тәкъдим ителде. Бәйрәм концертын тамша кылырга килүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров тәбрикләде.


Көн салкынча һәм юеш булуга да карамастан, Казансу буендагы сәхнә алды тулы иде. Биредә яшьләр дә, урта буын вәкилләре дә, өлкәннәр дә бергәләп күңел ачты. Тамашачылар сәхнәдән яңгыраган җырларга кушылып җырладылар, биеделәр.


g1


Рөстәм Миңнеханов котлавында бу бәйрәмнең илкүләм икәнен искәртте. “Безнең илебез күпмилләтле, күп конфесияле. Халык бердәмлеге - безнең дәүләтебезнең ныклы нигезе. Без гасырлар дәвамында тынычлык һәм татулыкта яшибез һәм халыкларның бердәм булуы нәтиҗәсендә әлеге уңышларга ирешәбез,- диде Президент. - Хәзер гади заман түгел. Илебезне яратып бетермәүчеләр күп. Безнең лидерыбыз- Владимир Владимирович Путин алып барган сәясәт ярдәмендә Россия үзе хакында белдерде һәм бөтен дөнья өчен зур һәм даими фактор булып тора. Билгеле инде, монда Татарстан да үз нәтиҗәләрен күрсәтә. Республикадагы дуслык һәм татулык нәтиҗәсендә алга таба үсеш перспективабыз бар”.


Республика җитәкчелеге барлык җыелган кешеләрне дә бәйрәм белән тәбрик итеп, исәнлек-саулык теләде.


Республикадашларын Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләргә сәхнәгә менгән Ирек Зиннуров үзенең дулкынлануын яшермәде. Бу аның чыгышында да чагылды. “Мин элеккеге профессиональ спортчы буларак яхшы беләм: команда бербөтен булсын өчен аның һәр әгъзасе мөһим. Бездә хәзер шундый команда Россиядә дә, безнең туган Татарстаныбызда да бар”,- диде ул.


Татарстан халыклары ассамблеясының яшьләр тармагы җитәкчесе Тимур Кадыйров сүзләренчә, Халыклар бердәмлеге көне 2005 елдан алып кына бәйрәм ителсә дә, ул үзгә мәгънәгә ия. “Бездә һәр кеше,нинди милләттән булуына карамастан, зур уңышларга ирешә ала. Һәр кеше үзенең гореф-гадәтләрен онытмыйча, аларны үтәргә, әмма үзенең зур бер илнең бер өлеше икәнен онытмаска тиеш”,- диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.


Аның сүзләренчә, бәйрәм концертында республика халыкларының яшьләр ассамблеясы вәкилләре дә катнаша һәм һәр катнашучы чыгышларына иҗади якын килеп, җитди әзерләнгән.


Наилә Гатина Халыклар бердәмлеге көненә ел саен митингка һәм бәйрәм тамашасын карарга килүе турында әйтте. Аның өчен бу календарьда кызыл көн генә түгел, ә зур бәйрәм. Бүген дә ул Казансу елгасы ярына “Горжусь Россией! Горжусь Татарстаном!» дигән язулар тотып килгән.


Бөтен кеше биредә бии, җырлый, күңел ача. Монда чын бәйрәм рухын тоярга була. Оештыручыларга бик рәхмәт, халыкның күңелен күтәрәләр”, - ди ул.


Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров билгеләп үткәнчә, бу бәйрәмнәр халыкны тагын да якынайта, берләштерә. “Мин мондый митингларда инде күп катнаштым. Төрле милләт халыкларының дус булуын күрү минем өчен бик зур горурлык, шатлык. Көн салкын булса да, биредә күпме яшьләр, өлкәннәр җыелган. Мондый концертлардан соң алар үзләренең бердәм халык икәнен аңлап, тоеп, горурланып кайтып китәләр”,- диде Николай Владимиров.


http://www.tatar-inform.tatar/news/2016/11/04/129146/

Теги: Лилия Локманова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру