Республикада Уку өчен 2 минут

Фән дигән олы юлда Татарстан галимнәре бәйрәм итте

Фәннең милләте булмый, әмма милләтнең фәне булырга тиеш. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, менә шушы зарурлыкны танып, 1991 елның 30 сентябрендә Татарстан Фәннәр академиясе булдыру турындагы фәрманга кул куйган иде. Шул вакыттан 35 ел узып киткән.

Юбилей тантанасында. Татарстан Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һ.б. /Тatarstan.ru фотосы.
Юбилей тантанасында. Татарстан Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һ.б. /Тatarstan.ru фотосы.

6 октябрь көнне Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, элгәреләрен – шушы җаваплы, шәрәфле вазифаны 2006-2014 елларда башкарган Әхмәт Мазһаровны, 2014-2023 елларда үз җилкәсенә алган Мәкъзүм Сәлаховны дәшеп, әлеге күркәм дата уңаеннан матбугат, мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты (академиянең беренче җитәкчесе, 2006 елга кадәр шушы «олы йөкне» тартып барган Мансур Хәсәнов исән-сау булса, әлбәттә, бу очрашуга килми калмас иде).

– Татарстан Фәннәр академиясе үз вакытында республикабызның суверенитет юлына басуын, әлеге омтылышны күрсәтүче, дәлилләүче, ныгытучы структура буларак пәйда булды. Әүвәл бу омтылышны танырга, күрергә теләмәүчеләр, хәтта каршы килүчеләр дә күренде, – дип, очрашуда Әхмәт Мазһаров академия оешкан чорны искә төшерде. – Әмма без союздаш республикаларның, тәгаен алганда, Балтыйк буе республикаларының үз фәннәр академияләре булуын искәртеп, Татарстанның әлеге республикалардан күбрәк җитештерүен, куәт-мөмкинлекләребезнең алардан шактый артык булуын дәлилләдек, үз ниятебездән бер карыш та чигенмәдек. Бүген биредә өч академик-җитәкченең тезелешеп утыруы – академиябездәге дәвамчанлыкның өзелмәве, Мансур Хәсәновтан килгән күркәм традицияләрнең яшәве билгесе.

– Академиянең, академия җитәкчеләренең эшчәнлеген ничегрәк бәялисез, дисәгез, миңа калса, һәр яңа җитәкче бу вазифага килгән саен фәнни берләшмәбезнең куәте, нәтиҗәлелеге арта бара, – дип, үз чиратында Мәкъзүм Сәлахов Рифкать Миңнехановның таләпчәнлегенә, башка академияләрдән берничә адым алдарак барырга тырышуына, шуның нәтиҗәсе буларак, илебездәге күп кенә пилот проектларның Татарстан туфрагында сыналуына соклануын белдерде.

Рифкать Миңнеханов элгәреләренең Татарстан фәнен үстерүдәге тырышлыкларын югары бәяләп, «Әле дә үз өлкәгездә җиң сызганып эшлисез» дип, аларга рәхмәтен җиткерде. Академия узган әлеге 35 елны ул «уңышлар тарихы» дип бәяләде. Сүз уңаеннан, юбилейга фән әһелләре чыгарган китап та нәкъ шулай атала: «История успеха. Академия наук Республики Татарстан. 1991-2026».

Яңа йолдызлар ачалар

Без биредә Татарстан, татар галимнәренең фикерләү колачын, эзләнү нәтиҗәләрен тулы күрсәтү һич мөмкин булмаганлыгын яхшы аңлаган хәлдә, ТР Фәннәр академиясе карамагындагы кайбер фәнни институтларыбызның, аерым галимнәрнең эш нәтиҗәләрен атап-билгеләп китү белән чикләнәбез. Болар, тәгаен алганда, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының җиде томлык татар тарихы, М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының алты томлык татар энциклопедиясе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының (ТӘһСИ) Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакыйларның унбишәр томлык академик басмалары, Тукай энциклопедиясе, сигез томлык татар әдәбияты тарихы, унике томлык татар халык иҗаты (хәзер инде ул егерме биш томлык итеп әзерләнә).

Юбилей тантанасында. ТР парламенты җитәкчесе Фәрид Абдулганиев һәм башка рәсми кунаклар.
Юбилей тантанасында. ТР парламенты җитәкчесе Фәрид Абдулганиев һәм башка рәсми кунаклар.

Аерым галимнәрнең хезмәтләренә килгәндә, тарихчы, нумизматика белгече Әзһәр Мөхәммәдиев – утыз меңнән артык тәңкәне һәм акчаның борынгы форма-шәкелләрен өйрәнеп, дөньякүләм әһәмиятле ачыш ясаган галим. Ул, Хәрәзем акчаларын укып, туран алфавитын тергезә. Бу ачыш үз чиратында безнең эрага кадәр II гасырдан алып безнең эраның VIII гасырына кадәр акчаларга сугылган һун (борынгы төрки) язуларын гына түгел, Идел-Урал буенда табылган, кыйммәтле металлдан ясалган савыт-сабалардагы әлегәчә укылмаган язуларны танырга ярдәм итә. Рун алфавиты менә шул борынгы төрки язулар, борынгы төрки алфавит нигезендә барлыкка килгән. Медицина өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы Альберт Суфианов мидәге шешләрне, эпилепсия кебек авыруларны дәвалау мөмкинлеге бирә торган эндоскопик ысуллар уйлап таба һәм кулланышка кертә. Ул – 630 басма хезмәт, 7 дәреслек һәм атлас, 13 монография авторы; 37 патенты бар. Астроном Илфан Бикмаев телескопларның куәт-мөмкинлеген камилләштерә торган яңа җиһазлар булдыручы, яңа йолдыз ачкан галим.

Ул көнне галимнәр, академия эшчәнлеген яктыртуга багышланган пленар утырыштан соң, секцияләргә бүленеп эшләде. Безгә «Россия Федерациясе төбәкләрендә социолингвистик тикшеренүләр: методология, тәҗрибә, тел сәясәте» секциясе эшендә катнашу насыйп булды. Анда сүз нигездә рус булмаган халыкларның телләрен саклап калу юллары турында барды. Әйтик, Саха (Якутия) Республикасыннан килгән Феодосия Габышева үзләрендә күчмә белем бирү турында закон кабул ителүе һәм бу чараның шактый яхшы нәтиҗә бирүе турында сөйләде. Әлбәттә, балаларны табигый мохитеннән аерып, унбер ел шәһәрдә, интернатта яшәтеп укытасың икән, аның саха мәдәниятеннән аерылачагы, үз гореф-гадәтләрен, туган телен онытачагы көн кебек ачык. Шушы хәлгә чик кую өчен кабул ителгән әлеге закон. Соңгы елларда Сахада «әбиләр мәктәбе» бик актив эшли башлаган. Әбиләр яшь буынга тел күнекмәләрен бик яхшы сеңдерә ала икән.

Секция эшендә Мәскәүдән килгән олпат галимебез, физика-математика фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе (РФА) академигы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, РФАнең Океанология институты фәнни җитәкчесе Роберт Нигъмәтуллинның катнашуы да утырышта күтәрелгән мәсьәләләрнең җитдилеген күрсәтте. Ул рус булмаган халыкларның телләрен саклап калу өчен мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын (БДИ) туган телләрдә тапшыру мөмкинлеген булдыру тәкъдимен яклап чыкты. Ил җитәкчесе белән очрашкан сурәттә бу фикер-тәкъдимне тапшырачагын белдерде. Без үз чиратыбызда аңа: «Илдә демократияне арттыру максатында, рус теле белән беррәттән татар телен дә рәсми дәүләт теле итеп игълан итәргә кирәк. Бу тәкъдимне дә ил җитәкчесенә җиткерсәгез иде», – дип мөрәҗәгать иттек. Роберт ага моңа, илдәге барлык телләрне дә дәүләт теле итеп игълан итәргә кирәк, дип җавап бирде.

Җырчылар, биючеләр

Ул көнне галимнәребез яңа яктан ачылды, дисәм һич арттыру булмастыр. Фәнни фикер алышулар тәмамланганнан соң, академия хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган зур концертны әйтүем. Дөрес, ашаган белми, тураган белә дигәндәй, бу концертка фән әһелләре ике ай буе әзерләнгән, байтак репетиция уздырган икән. Шул сәбәпле галимнәребез, «көндәлек гыйльми эзләнү-тикшеренүләрдән аердылар, филармония артистларын чакырып та яхшы гына тамаша-бәйрәм оештырып була иде», дигән тәнкыйть-ризасызлык сүзләрен җиткерде. Бәлкем шулайдыр да. Әмма хәзер галим-голәма үз араларында күпме талант яшәп ятканын белде. Күр әле: гади хезмәткәрләр генә түгел, институт җитәкчеләре дә матур гына җырлый, бии икән. Тәгаен алганда, семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин белән ТӘһСИ директоры Илгиз Халиков «Урсал тау» җырын башкарганда залда, янәшәмдә утырган архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамовның кушылып, җырлап утыруы нинди күңелле! Шәт шулай булгач, мондый башлангычны ничек хупламыйсың?! (Миңа калса, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчеләренә дә бәйрәм-сәйрәннәргә читтән артистлар чакырып тормыйча, үзебезнең каләм әһелләрен җырлатырга, биетергә кирәк). Дөрес, миңа күренекле артистыбыз Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге гармунчыларның хәрби маршларны башкарганда, Салих Сәйдәшевнең яхшы мәгълүм «Кызыл армия» маршын уйнамый калуы сәер тоелды. Янә килеп, галим-артистларның аякларына кәлүш, тула оек киеп сәхнәдә биеп йөрүләре дә аңлашылып бетмәде. Башкорт күршеләребез булса, кылыч-камчыларын айкап-чайкап, гайрәтләрен күрсәтеп, биимичә калмас иде, минемчә. Сәхнәдә казак биюен башкаручылар гына камчыларын селтәп йөрде. «Без сугышта юлбарыстан көчлебез» дип Тукай сүзләрен кабатларга яратабыз икән, «юлбарыслык» сәхнәдә дә күренергә тиеш, ләбаса. Дөрес, концерт-тамаша ахырында «Мин яратам сине, Татарстан» җырын күмәкләшеп җырлаулары теге дәгъваларны оныттырды.

Талантлар күп татар җирендә. Концерттан соң, Россия һәм Татарстан Фәннәр академияләре академигы, физика-математика фәннәре докторы Кев Салихов, хатирәләргә бирелеп, бер очрашуда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән «Кара урман»ны бергәләп җырлавын искә төшерде; академик Әхмәт Мазһаров атаклы генералыбыз Мәхмүт Гәрәев юбилеена барган Казан артистларының мәшһүр яугиребез җырлавын ишеткәч, «безне чакырып тормасагыз да була икән» дип аһ итүен хәтерендә яңартты. Ул көнне юбилей тантанасы оештырылган Г.Камал исемендәге театр бинасында менә шундый җылы тәэсир-истәлекләр яңарды.

«Россия Федерациясе төбәкләрендә социолингвистик тикшеренүләр: методология, тәҗрибә, тел сәясәте» секциясендә катнашучылар. /Р.Минһаҗ фотолары.
«Россия Федерациясе төбәкләрендә социолингвистик тикшеренүләр: методология, тәҗрибә, тел сәясәте» секциясендә катнашучылар. /Р.Минһаҗ фотолары.

Тормыш дәвам итә

Юбилей үтте дә бетте түгел. Билгеле, академия эшчәнлеге тоташ уңышлардан гына тормады. Әйтик, озак еллар буе сузылып килгән берничә мәсьәләне барыбер яңа җитәкчелеккә хәл итәргә туры киләчәк. Бу, беренче чиратта, хезмәт хакы мәсьәләсе. Әле һаман Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре Россия Фәннәр академиясе структураларында эшләүче хезмәткәрләрдән азрак акча ала. Бу хәл, телисеңме-теләмисеңме, фәнни эшчәнлеккә омтылучы яшьләрне кире уйларга, акчалырак эш эзләргә этәрә. Икенчедән, тагын бер ашыгыч хәл итәсе мәсьәлә – академия аспирантларына тулай торак булмау. Тулай торак төзелсә, бигрәк тә яшь гаиләләр өчен бер зур проблема кимер иде. Болар бер дә вак мәсьәлә түгел.

Секция эшендә физика-математика фәннәре докторы, академик Роберт Нигъмәтуллин катнашты. /Р.Минһаҗ фотосы.
Секция эшендә физика-математика фәннәре докторы, академик Роберт Нигъмәтуллин катнашты. /Р.Минһаҗ фотосы.
  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи