Шәхесләребез Уку өчен 2 минут

Ләбиб Лерон «Әкә, яки Әгъләмисина»

(Шул исемдәге китаптан өзек)

Мөдәррис Әгъләмов. 1966 ел.
Мөдәррис Әгъләмов. 1966 ел.

Аны көз дөньяга иңдерде. Шул ук көз кире алды да. Ошбу фани дөньядан җылы эзләп яшәде ул. Рухи остазлары Акмулла, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, чордаш каләмдәшләре Роберт Әхмәтҗанов, Зиннур Насыйбуллин, Даут Сөнгатов, яшьтиләре Наис Гамбәр, Фәрит Гыйльми, Фәннур Сафин, Мөхәммәт Шәйхи, Альберт Сафин, талантлы энеләре Хәйдәр Гайнетдинов, Нияз Акмал, Илдар Хөсни, Илгизәр Солтаннар шикелле җылы эзләп гомер чикте. Аның әлеге самимисадә, ихлас теләк-омтылышы әсәрләрендә, аерым алганда, «Җылы эзләп» шигырендә чагылыш тапты:

Җылы эзләп көзге киңлекләрнең

Канат җилпи барча тарафлары;

Сикерәләр җиргә җылы эзләп

Чаганнарның елгыр яфраклары…

 

Сүрәнләнә кояш, сүрәнләнә,

Үз-үзенә җәелеп, эреп бара.

Бөтен дөнья ашыга…

Бөтен дөнья Җылы эзләп кышка кереп бара…

 

Без аны 2006 елның 26 ноябрендә бакыйлыкка озаттык. Вафатына ун көн кала, мин фәкыйрегез Шагыйрьдән интервью алган иде. Тукай яшәгән гомер елы санынча, ягъни егерме җиде сорау әзерләп килгән идем аңа. Яшәргә өмете бар иде әле. Берәр могҗизамазар булып, тереләсенә ышанган да кебек иде. Әмма, сизенгән кебек, алай-болай булса, егетләр, мин сездән риза-бәхил, дип әйтеп тә куясы иткән иде…

Казанның Гадел Кутуй урамындагы без студент чакта яшәгән тулай торакка еш килә иде ул. Мәгълүм сәбәпләр аркасында торыр урыны булмаганлыктан, берара безнең белән бергә яшәп тә алды. Без («без» дигәнем – Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла һәм мин бахырыгыз) йокыдан уянып килгәндә, Мөдәррис абый берничә яңа шигырен әле генә «таба»дан төшереп өлгергән, өстәвенә чәй кайнатып куйган була иде…

Университетта укуымны тәмамлаганчы ук мин «Яшь ленинчы»ның хатлар бүлегендә эшли башладым. Ул вакытта басмада Роза апа Туфитуллова, Саимә апа Ибраһимова, Зөлфәт абый, Госман Садә, Сәйдә апа Зыятдинова, Нияз Акмал, Вакыйф Нуриев кебек иҗат әһелләре эшли иде…

Дүрт даһи. Марсель Галиев (сулда), Мөдәррис Әгъләмов, МансурВәлиБарҗылы, Рәдиф Гаташ. /М.Галиев архивыннан.
Дүрт даһи. Марсель Галиев (сулда), Мөдәррис Әгъләмов, МансурВәлиБарҗылы, Рәдиф Гаташ. /М.Галиев архивыннан.

Газетаның 60 еллыгы якынлашып килгән чак. Редакторыбыз Роза апа Туфитуллова, шул юбилейны һәм шул уңайдан газета тарихын яздыруны күздә тотып, Мөдәррис абыйны да редакциягә эшкә алды. Моңарчы «саф һава директоры булып эшләп» йөргән шагыйребез, «Яшь ленинчы»га килүгә, эш дөньясына чумды. «Газетада кем булып эшлисең?» – дип сораучыларга, «Шәһит Шаммазовтан (“Яшь ленинчы”ның иң беренче редакторы. – Л.Л.) башлап, бөтен эшне дә эшлим!» – дип кенә җавап бирә иде Мөдәррис абый. Сүз дә юк, бик бирелеп, яратып эшләде ул «Яшь ленинчы»да: газетаның язма мирасын барлауда, басмага мөнәсәбәте булган шәхесләрне ачыклауда, бихисап авторларның газетага нис­бәтле истәлекләрен редакцияләүдә күп эш башкарды…

 

Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 16 октябрь саныннан укый аласыз. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи