Хөрмәтле шагыйребез Ченәкәй! Илтифат итеп хат язган өчен зур рәхмәт. Агыр вазгыятьтә булсаңыз да иҗат белән шөгыльләнүеңез куандырды. Өй суык дип язасыз. Тимер мичләр куеп җылытырга кирәк. Центральный мичләргә генә ышанып торырга ярамый. Үзеңезнең саулыгыңыз больницага керүне таләп итса – керергә кирәк. Бу бик һәйбәт дәм алыш булыр. Анда яхшы багалар. Сәйфи Кудашның больницадан башы чыкмый, ул зарланмый андагы режимнан. Сәйфи дигәннән, Уфа, Казан язучылары Мәскәүгә съездга киткәннәр инде. РСФСР язучылары берләшмәсе төзиләр бит. Сезнең сөальләргә ни дип җавап бирим?
Бер жәмәгать хадиме йә язучы турында истәлек кирәк булса, аның хезмәтләре халыкка мәгълүм булырга тиеш. Хезмәтләрен аның үзеннән сорарга калгач, аның турында язып торырга да хаҗәт юк. Шулай да Һади Такташның бер шигыре исемә төште әле:
Эшем кайда? Бармы, күпме, азмы?
Каерылып карыйм артыма:
Юк, дияргә никтер күңел бармый.
Бар, дияргә йөрәк тартына...
Тик тарихның гаҗәп дәверенә туры килү белән уңдым мин. Бөек кеше була алмадым, әмма бөек чор кешесе булдым мин. Без шул бөек чорныкы, 1905-1906 еллар көрәшчеләреннән инде.
Казанның әдәбиятчыларыннан әдәбият фәннәре докторы Мөхәммәд Гайнуллин миңа язган бер мәктүбендә: «Көрәшкә беренче аяк басучы агамыз», – дип язып куандырган иде. Бу миңа медаль биргәннән дә артык булды. Яшерәсе юк, заманында иң беренче революционерлар груһы «таңчылар»дан инде мин. Шул дәвердә алтатар күтәреп чар полициясенә каршы чыккан егетләрнең берсе. Бүгенге кебек күз алдымда: университет мәйданында Хөсәен Ямашев, Фуат Туктаров (читкә китеп эшне бозды), хәтта буржуалардан Апанаевларның берсе (аның тарантасына корал төядек) актив эшләп йөрделәр. Әллә никадәр шәкертләр полиция атларына менеп алганнар иде. Кич белән каравылда торганымда участокларны проверять итеп йөргән Йосыф Акчуринны һәм очраттым. Милиция штабы булган шәһәр Думасында Фуат белән без камалып калып, төн уртасында гына солдатларга тәслим булдык. Казан Кремле янындагы пересыльная тюрьмага алып барып җабып куйдылар. Без Дума подвалында калган 36 кеше идек. Күбесе – студентлар.
Кызыгы шунда, без төрмәдә чакта Казанда беренче татар газетасы чыга башлый. Бу әле – «Тәрҗеман» кебек ике телдә. Чыгаручы – адвокат Сәетгәрәй Алкин. Газетаның 2 нчеме, 3 нчеме номерында, учитель Шакир Мөхәммәдъяров урыныннан бушатылды, диелгән. Мәйле, дидем. Инде школада түгел, хезмәтне революциягә каратырга кирәк. «Уложение Уголовное» җинаять кануны мәҗмүгасенең 162 нче матдәсе белән гаепләп – бунт против верховной власти – җәза үлем инде. Вакытлыча чыгарылгач та тунны алмаштырып, идән астына киттек (подполье), гали хакимиятка каршы бунт ясарга инде чынлап тотындык. Мәдрәсәләр прокламация белән тулды. Бәлки исегездәдер. Аннан «Таң» рисаләләре (листовка) чыкты. Мин француз революциясенең декларациясе булган «Декларация прав человека и гражданина»ны тәрҗемә итеп, башка иптәшләр башкаларны тәрҗемә итеп, Проломный урамы почмагындагы Ключников матбагасында бастырып тараттык. Аннан «Таң йолдызы» газетасы, «Тавыш» газетасы (хәзер язарга ярамаган Гаяз Исхакый рәһбәрлегендә) оештырып, анда күп кенә эшләгән кеше инде мин. Реакция башлану белән, 1907 елда арестовать ителеп, Казаннан сөрелдек. Революциягә кадәр Казанга керергә хакым юк иде. Русчаны яхшырак өйрәнү өчен дип, татарлары аз булган Петербург шәһәренә барып, аттестат зрелости имтиханына тайярланып (хәзерге язучы Владимир Шкловскийның әнисенең Надеждинский күчәдә тайярлау курслары бар иде), 10 нчы гимназиядә имтихан биреп, Петербург университетына хокук шөгъбәсенә кереп, аны 1913 елда тәмамлап чыктым. Әмма сәяси ышанычсыз дип, дәүләт имтиханына кертмәделәр. Тик 1915 елда – сугыш вакытында хөкүмәт бераз йомшагач кына – шаһәдәтнамә сорамастан, Мәскәү университеты дәүләт имтиханына керергә имкяният бирде. Мин дә шул ел диплом алып, Өфегә барып, адвокат могавинлегенә язылдым. Әмма янә бәла, Гаделия министрлыгы бер звание дә тәсдыйк итмәде. Теге «Бөек мәүзугларда уфак (вак) фикерләр»не язган «философ»ның «Галия»сендә һәм «Госмания»дә хокук укытып йөрдем. Студент чагымда «Вакыт»та социально-экономический мәсьәләләр өстендә мәкаләләр яздым, чөнки бу хакта, бу темага язучы бер кеше дә юк иде.
1861 ел, 19 февральдә Александр ІIнең «Осени себя крестным знаменем и призови на свой труд божье благословение» дип башланган манифесты чыгып, крестьяннарны «азат» иткәне мәгълүмдер. Менә шуңар 50 ел тулу мөнәсәбәте илә мин крестьяннарның алпавытлар кулында ничек мәсхәрәләнүе турында бер рисалә бастырдым («Вакыт» нәшрияте) – «Алпавытлар заманы вә крестьяннарны азат итү» исемле. Бу китапның үз вакытында әһәмияте булганга ошый, чөнки Совет заманында, 1929 елда чыккан «Мәгариф» журналында бу китапны янәдән басылуын таләп иткәннәр. Аннан хәзер әһәмияте калмаган «Сәүдә законнары», «Мәхкәмә эшләре» турында китаплар язган идем. «Сәүдә законнары» турында Галимҗан Ибраһимовның «Аң» журналында (1915 ел, № 14) озын гына тәкъризе басылган иде.
Ниһаять, әдәбиятка, шагыйрьләргә мәхәббәтем йөзеннән 1918 елда «Тукай кем?» дигән рисаләм басылып чыкты. Бу фәкать Мәскәү халкы алдында Тукайның вафатына 5 ел тулу белән сөйләнгән речь кенә иде. Әле Казанда Тукай турындагы истәлекләрне җыеп бастырырга җыйналалар икән. Афзал Шамов сезнең ул истәлекне бастырачакбыз, диде.
Октябрь революциясеннән соң партияләрнең программасы басылган иде.
«Сәүдә законы» һәм «Алпавытлар заманы» турында «Шура»да 1914 ел декабрьдә язылган, 730 сәхифә, № 23.
Октябрь революциясеннән соң Пленбеж идарәсе таманыннан төрек әсирләрен Кырымга озата барып, юллар киселү сәбәпле шунда калып, кырым татарларының «Союз табаководов Южного берега Крыма» кооператив тәшкиләтендә член правления булып эшләдем. Аклар заманында төрек паспорты белән яшәдем. Совет власте килү белән андагы коммунистлар дәррәү мине мәсьүлиятле урыннарга тәкъдим иттеләр. Юристконсульт, кооперативларда член правления, ниһаять, «Коллегия защитников»та адвокатлык иттем. Бу эштә мәгънә калмагач, Урта Азиягә килеп, Фрунзеда «Живодноводческий союз»да инструктор булып, Нарын, Каракүл районнарында колхозлар төзеп йөрдем.
1930 елда Ташкентка күчеп, укыту эшләрендә хезмәт иттем. САГУның җаграфия факультетын тәмам иттем. Ниһаять, «Школа начальства милиции» – җаграфия һәм җинаять кодекслары укытып, «капитан милиции» гонваны алдым. Аннан чыккач (II группа инвалид булып), хокук мәктәбендә һәм институтында укыттым. Ахырда картаеп калгач инде, Үзбәкстан Гали Советы 12 президиумы тарафыннан фәхри ярлык белән мөкяфәтләнеп, хәзер буш ятам, пенсиядә.
Гегель дигән немец философы: «Если порываясь к солнцу за тем, чтобы быстрей созрело счастье человечества, вы утомились, и то хорошо, тем лучше будете спать», – дигән, имеш.
М. Волконская: «Как все же прекрасно, что никому не дано накладывать запрет на нашу память, воображение ... Для нас, не имеющих будущего, с нашим настоящим осталось одно прошлое», – димештер.
Шагыйрь кешегә Хатеевның бер шигырен языйм инде:
Жизнь... она стоит слез и сожаленья,
День за днем уходит, гаснет на лету...
Все, что жизнь нам дарит, унесет мгновенье:
Отдых, труд, страданье и порой мечту.
Картларның башына килә торган нәрсәләрне язганны гаеп итмәссез. Мина бу ел 9 гыйнварда 75 яшь тула. «План перевыполнен»!
Мин Орскида 1883 ел, искечә 25 декабрьдә туганмын. Әти-әниләр Казан хәерчеләре, монда килеп әни шәл бәйләп, дебет җерләп, әти шәм коеп гомер иткәннәр. Әти 1896 елда вафат булгач безгә мираска яхшы исеме кала. 12 яшьлек мин ятим казакъ эчендә 1897 елда укытам. (Мулдәкә!) Әнинен, Аллаһы рәхмәтендә булсын, тырышлыгы белән, Гани байның ижтиһады белән ачылган ысулы җәдид мәктәбен (3 сыйныф) тәмам итеп, русча классны да, бер елда өч сыйныфны тәмам итеп, Борнаевлар фирмасына приказчик булып керәм. Ләкин ... уку дәрте бу «постны»да ташлатып, Казанга әйди. Учительская школаны Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхметов, Гаяз Исхакый, Фуат Туктаровлар заманында берлектә укып, 1905 елда Школаны әгъла тәмам иткәч революциягә хезмәткә башлаганны югарыда язган идем.
Гомер үтте. Безнең дәвернең бер зыялысы ни эшләргә бурычлы булса, мин дә шуны эшләргә тырыштым. Монда мактанырлык та, горурланырлык та һәм макталырлык та эш күренми. Урламадым, сату итмәдем, хофиялек кылмадым, кешене рәнҗетмәдем, баемадым. Әлдә, Гаяз әйтмешли, уналтының бере юк, мәйле! Акмулла ни дигән?
Иншад иткүче мөләккаб дәрдмәнд Акмуллаңыз
Дөньяда хур улса улсын, мәрҗәгы нар улмасын.
Янә бер мәртәбә илтифатыңыз өчен рәхмәтләр әйтеп, иҗатыңызда яшьлек гайрәте вә дәрте теләп хөрмәт итүче Шакир Мөхәммәдъяров.
(1958 ел, 7 декабрь.)
Сөекле балаларыңызга, күрмәсәк тә, мөхтәрәмә ханымызга гаибанә сәлам дип каламыз.
Рәхмәтиләр саулар. Бакый Мәскәүгә китте, минем рәсемемне чыгарды – масляная краска белән.
Р. S. Сезнең Әндиҗанда минем иске дусларымнан Ильяс Еникеев дигән учитель булырга кирәк. Таныш микән сез? Эч пошканда сезгә яхшы сохбатче булырлык кеше. Скрипкада яхшы уйный. Күрешсәгез, сәлам әйтегез!
Сез «юбилей» дисез. Гомеремдә туган көнемне бәйрәм итә алганым юк, көн дә шулай үтәр инде.
«Мирас». – 1992. – №9. – Б.28-31.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала