Тарихи мирас Уку өчен 187 минут

Төлке тоту аңа кыен түгел

«Казан сөйли!» сәхифәсенең бу чыгарылышында игътибарыгызга инде «тарихи» дип мөһерләнерлек бер радиотапшыру тәкъдим итәргә булдык. Ни өченме? Чөнки күренекле шагыйрь, прозаик Әхсән Баян (1927-2013) белән әңгәмә еракта калган 2007 елда язып алынган булса да, аның әйткәннәре әле дә кызыклы һәм актуаль.

ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, прозаик, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов (1927-2013).
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, прозаик, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов (1927-2013). 

 

Язучы Әхсән Баян үзенең мәшһүр әсәрен ни өчен «Төлке тоту кыен түгел» (1975) дип атаган? Бу сорау мине бик озак еллар бимазалап йөрде. Хәер, мине генә микән? Шулай да, яши торгач, бу сорауга җавап табылды кебек. Әгәр күңелең саф, калебең чиста булса, адәм сурәтенә кереп синең тирәңдә бөтерелгән хәйләкәр «төлке»ләрнең мәкерен тоту берни түгел. Мөгаен, менә шулай дип әйтергә теләгәндер язучы. Гомумән, Әхсән аганың кайсы гына әсәрен алсаң да, укыган саен аның бер табышмагын ача барасың. Аның китаплары гомер буе укылып та, мәңге дә ачылып җитмәс серләрне сыйдырган.

2007 елда Татарстан радиосында аның белән булган әңгәмәдә яңгыраган кайбер фикерләргә игътибар итик:

– Сәхнәләрдә, телевизор экраннарында ялтырап йөрүче популяр язучыларыбыз бар безнең. Сез беркайчан да андый булмадыгыз, иҗат мәгарәгезгә бикләнеп яздыгыз да яздыгыз. Гомер һәм иҗат юлыгызда үткәннәрне бер искә төшерик әле…

– Кулга каләм малай чакта ук килеп керде. Гадәттә зур шагыйрьләргә ияреп языла башлый бит ул, минем дә шулай булды. Мәктәпкә кергәнче үк күршедәге олырак малайларның китапларын алып укый идем. Гадел Кутуй, Нур Баян, Шәйхи Маннур, Сибгат Хәким шигырьләре шул чакта сихерләде мине. Габдулла Тукайны әйткән дә юк инде, әдәбият дөньясына бөтереп алып кереп киткәне, әлбәттә, ул булды. Аннары Такташ иҗаты бик көчле йогынты ясады. Әдәбиятка, әдәбият аша Казанга тартылып үстек без. Ул вакытларда Казан татарның мәдәнияте кайнап торган әкияти шәһәр – оҗмах җире булып тоела иде. Әдәбият дөньясына тирәнгәрәк кергән саен, ул кала зурайганнан-зурая барды һәм көннәрнең берендә үзенә тартып ук алды. Мин Тукай, Такташ, Җәлилләр янына озын юлга чыктым.

– Әдәбиятта кумирлар дигәннән, Әхсән ага, Сезнең иҗатыгыздан да көч-кодрәт алып, каләм тибрәтә башлаган язучыларны беләм мин. Әйтик, шактый еллар элек Флүс Латыйфиның сөйләгәннәре истә. «Төлке тоту кыен түгел» бәяны «Казан утлары» журналында басылып кына чыккан чак иде. «Менә бит нинди язучыбыз бар безнең, менә ничек язарга кирәк!» – дип сокланып, илһамланып сөйләгән иде ул аның хакында. Флүс абыйның зур язучы булып китүенә сезнең әсәрләрегез дә этәргеч бирми калмагандыр дип уйлыйм мин... Шуннан? Мәктәпне тәмамлаган япь-яшь Әхсән Башкортстанның Илеш төбәгеннән нурлы Казанга килеп төшкән иде бит әле…

– Аннары инде университет еллары. Әкренләп элек китаплардан гына укып белгән язучыларның үзләре белән дә танышу. Читенсенеп кенә аларга үз язганнарыңны күрсәтү. Уңышсызларын тәнкыйтьләп ташларга да күп сорамыйлар иде. Шул рәвешчә университет бер мәктәп булса, өлкән каләм ияләре белән аралашу, иҗат дөньясында кайнау – икенче мәктәп иде. Шушы мәктәпләр мине тормышка, кешеләрнең яшәешенә, аларның рухи дөньясына, психологиясенә яңача карарга, тирәнрәк үтеп керергә өйрәтте.

– Ә зур иҗат? Аңа килеп керү ничек булды? Ни өчен сорыйм дисәгез, бездә – татарда, хәер, бездә генә дә түгелдер, башка халыкларда да шулайдыр инде ул, яңачарак фикерле каләм иясе каршылыкларга очрамый калмый диярлек…

– Гел каршылыклардан гына торса, бу көнгә килеп җителмәс иде, билгеле. Ләкин аяк чалулар да күп булды дияргә туры килә. Мәсәлән, беренче шигырьләрне басарга бик ашкынып тормадылар. Минем шигырьләргә «Салон лирикасы» дигән тамга сугылды. Гел сәясәткә генә корылган «кызыл шигырь»ләргә өстенлек бирелә иде бит ул заманда. Ә минем иҗат кешенең рухи тормышына, хис-тойгылар хәрәкәтенә юнәлтелгән. Шуңа күрә миңа әдәбият мәйданына керү, шул агымга кушылып китү бик үк җиңел булмады.

– Сезнең әсәрләрне укый идек тә, ни өчендер, җөмләнең түренә яшеренгән мәгънә эзли идек. Башка язучыларны да укый идек бит югыйсә, ләкин алай ук төпченеп, актарынып яшерен фикер эзләми идек кебек. Сез, хактан да, нидер яшереп яздыгызмы?

– Язган вакытта җөмлә төбенә яшерен сер салу дигән нәрсә булмый ул. Күңел үзе ачылып җитмәгән серле дөнья бит. Әнә шул күңелне сурәт итеп язган чагында, бәлки аның ачылып бетмәгән урыннары да кала торгандыр. Әнә шул нәрсә укучыга серле бер дөнья булып тоеладыр. Каләмнең максаты – күңелдә яшеренгән хис-тойгыларны бөтен тирәнлеге белән сурәт итү. Менә шул күңел тирәнлеге серле бер дөнья булып әдәби әсәрләргә күчәдер, минемчә.

– Миңа калса, сезнең «Төлке тоту кыен түгел» бәяныгызда Тата карт – совет чорында тудырган иң калку, иң җете образларның берсе. Әйе, бу образга тирән фәлсәфи мәгънә салынган, һәм язучының аны яратып гәүдәләндергәне сизелеп тора. Хактан да яратып яздыгызмы аны?

– Әгәр дә әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларны күңелеңә якын итеп алмасаң, андагы геройларны яратып язмасаң, ул әсәр публицистика дәрәҗәсендәге салкын гына әсәр булып кала. Нәкъ менә күңел хәрәкәте белән бәйләнеп, яратып язылган вакытта гына сәнгать дәрәҗәсендәге образ туарга мөмкин. Ул образга күңелең белән тоташкан вакытта, аның характерын аңларга, эчке дөньясына керергә тырышасың, аның характерына үзең күрергә теләгән сыйфатларны да бирәсең. Әлбәттә, Тата минем иң яраткан персонажларымнан берсе булып укмашты булса кирәк. Аның серлелеге, көчлелеге турында шактый уйланырга, ул булып кичереп, кайгырып, шатланып язарга туры килде. Бәлки аның серле булуы әнә шул төрле яктан ачарга тырышудан килә торгандыр.

– Гомумән, язучы тискәре образларны нәфрәт белән тасвирлый аламы?

– Чын мәгънәсендәге нәфрәт булса, аны әсәр үзенә сыйдырмый, минемчә. Тискәре геройларны гәүдәләндергәндә дә барыбер аның күңеленә керелә, аның уңай сыйфатларын табарга тырышу нияте белән языла. Тискәре образны нәфрәтләнеп яздым дип беркайчан да әйтә алмас идем.

– Туксанынчы елларда кайбер язучыларыбыз үзләрен совет заманында кысылган, җәберләнгән диссидентлар итебрәк күрсәтә башлады. Ул елларда чын-чынлап торып кыенлыклар кичергән Адлер Тимергалин, Әмирхан Еники, Әхсән Баян кебек әдипләрдән генә зарлану ишетелмәде…

– Ул чорда әдәбиятны кыстылар шул, «кып-кызыл» әсәрләр генә күрергә тырыштылар. Ә халык тормышы, чын тормыш әдәбият көзгесеннән читтә үз каннунары белән яшәде. Бер генә әсәремне дә шул идеологиягә туры килсен әле бу дип язганым булмады. Шуңа күрә өлкә комитеты тарафыннан беркайчан да яклау тапмадым. «Тау ягы повесте» (1972) дигән әсәремне укыганыгыз бардыр, анда советка каршы бер генә сүз, хәтта ишарә дә юк. Шул әсәрне дә обком бастыртмаска маташты. Тагын икенче ягы да бар: һәр язучының, сәнгать кешесенең көндәшләре булмыйча калмый. Минем көндәшләр бик акыллы булып чыкты, үзләренең генә көче җитмәгәндә, бу кешенең яңа әсәре советка каршы, аны бастырырга ярамый, дип җиткереп тора, үзләре әйтергә теләгән фикерне обком авызыннан әйттерә иде. Бик көчле һәм бик җайлы сәясәт иде бу.

– Монысы безнең татар кешеләренең иң «күркәм» сыйфаты инде…

– Нишлисең, көндәшсез яшәп булмый. Ләкин минем бик ныклы таянычым – рухи таянычым бар иде. Ул – Әмирхан Еники. «Борчылма, аларның бәйләнүе – синең әсәрләреңә карата иң яхшы комплимент, язганнарыңның көнләшерлек ягын тоймасалар, сиңа каршы болай көрәшмәсләр иде», – дип, гел күңелне күтәрә торган иде ул.

– Халтура сәнгатьнең халык өчен куркыныч нәрсә булуы турында матбугатта күп языла. Аксакал буларак, сез дә аңламаганнарга аңлатып бирегез әле.

– Халтура сәнгать халыкның зәвыгына хилафлык китерә – аның төп зарары менә шунда. Халык шуңа күнегә, ияләшә, җитди сәнгатьне кабул итми башлый. Димәк, аның мәдәният дәрәҗәсе түбән тәгәри. Ә инде мәдәниятсез җәмгыятьнең киләчәге кызыгырлык булмаячак. Кызыгырлык булмас та инде ул.

 

Әлеге радиотапшыруның язмасын тыңларга тәкъдим итәбез. 16+

 

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи