Республикада Уку өчен 1 минут

Тукайның туган җирендә

Алтын көзнең кояшлы бер көне – якшәмбегә туры килгән 11 октябрьдә бөек шагыйребез Габдулла Тукай (1886-1913) туган Арча районы Кушлавыч авылы урамнары шәригатьчә киенгән ханым-апалар, түбәтәйле абзыйлар белән тулды.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре Кушлавыч авылындагы Тукаевлар музей-йорты ишегалдында. /Фото – Й.Шәрапованың шәхси архивыннан.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре Кушлавыч авылындагы Тукаевлар музей-йорты ишегалдында. /Фото – Й.Шәрапованың шәхси архивыннан.

 

Без, Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе кичке бүлегендә белем алучы III курс шәкертләре, милләтебезгә туры Тукайны биргән авылны күреп кайтырга ният иттек. Биредә шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф мулла гаиләсенең көнкүреше белән таныштыра торган Тукаевлар музей-йорты эшли.

Аллаһ ярдәме белән, теләгебез чынга ашты. Тукайның авылдашлары Казаннан кайткан кунакларны бик җылы каршы алды. Тукайның әтисе имам Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалим улы (1842-1886) җирләнгән зиратта булдык, мәчеттә бергәләп Коръән мәҗлесе уздырдык. Бу сәфәргә безнең белән олы яшен дә онытып, иҗатының күп өлешен Тукайга багышлаган аксакал әдип Марат Әмирханов та барды. Көне буе Тукай белән рухланып, милләтебезнең шундый талантлы шәхесләре булуына сөенеп кайттык.

 

Йолдыз ШӘРАПОВА, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи