Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Миңнеханов: “Ел начар булмады, әмма киләсе елда тагын да яхшырак эшләячәкбез”

2016 елда Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан башкарылган эшне нәтиҗәле дип бәяләргә була. “Бу елда яхшы гына эшләдек. Сәнәгать җитештерүчәнлеге күләме дә, тулаем төбәк продукты күләме дә яхшы. Президент Указлары нигезендәге программалар да хәл ителә. Бу тик торганда булган нәрсә түгел, бу безнең уртак тырышлык нәтиҗәсе”, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген журналистлар белән еллык матбугат очрашуында.
Киләсе елга фаразларга килгәндә, Президент барысы да Аллаһы кулында булуын билгеләп узды. “Барысы да халыкара, икътисади вазгыятьтән тора. Быелгы шартларда республика нәтиҗәле эшләде. Ниятләнгән программалар гамәлгә ашты. Бу күләмле эш нәтиҗәсе”, - дип, ул узган елда яңа “Аммоний” заводы сафка бастырылып эшли башлаганын, быел “ТАНЕКО” предприятиесендә авыр калдыкларны эшкәртү буенча комплекс гамәлгә кертелгәнен билгеләп үтте.

Республика җитәкчесе кече һәм урта бизнесның да 30 миллиард сумга якын акча кертүен әйтте. “Безнең эре, урта һәм вак җитештерүчеләребезгә рәхмәтебез зур”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм, авырлыкларга карамастан, предприятиеләрнең нәтиҗәле эшләвен билгеләп узды.
Президент әйтүенчә, күп кенә проектларны тормышка ашыруда Россия Президенты һәм ил Хөкүмәтенең ярдәме зур. Шул ук вакытта без әрәмтамаклар түгел, ә илдә иң күп салым түләүче дә, ди ул. “Без барлык программаларда катнашып, уңай нәтиҗәләргә ирешәбез. Илгә керем китерәбез”, - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов энергетик системаларны модернизацияләүдә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш күзәтеләүен әйтте. “Без канәгать түгел дип әйтү дөрес булмаячак. Шул ук вакытта резервлар бар, киләсе елга планнар зурдан. Мин берничә көн элек “ТАНЕКО”да булдым, алты җиһаз төзелеп килә, бер завод 6 миллион тонна нефтькә исәпләнгән. Бензин да, башка продукция дә иң югары дәрәҗәдә булачак. Моннан тыш, “Казаноргсинтез”ны киңәйтү буенча планнар зур. Без бер урында таптанмаячакбыз. Салым базасын үстерүчеләргә, эш урыннарын булдыручыларга, импортны алмаштыручы продуктлар җитештерүчеләргә алдагы эш өчен этәргеч бирергә тиешбез. Гомумән алганда, без федераль программаларда актив катнашабыз. Әле анда да өстәмә финанслау аласыз дип, безне чикләмәкче булалар. Без бит үзебез өчен генә түгел, федераль бюджет өчен дә эшлибез. Ел начар булмады, әмма киләсе елда тагын да яхшырак эшләячәкбез”, - диде Президент.
“Татар-информ”

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру