Журнал «Безнең мирас»

Россия күләмендә узган этнографик диктантта иң югары баллны Татарстан җыйды

4 октябрьдә Россия күләмендә тәүге тапкыр үткәрелгән "Этнографик диктант"ның нәтиҗәләре мәгълүм булды: иң югары баллны анда Татарстан җыйган.


Бу акция берьюлы Россиянең төрле шәһәрләрендә оештырылды. Барлыгы 800 мәйданда диктант яздылар, тагын ике җирдә - Төркиядә һәм Швейцариядә дә әлеге акциягә кушылдылар. Диктантны 90 меңләп кеше язды (35 меңе - акция уздырылган залда утырып, ә 50 меңләп кеше - онлайн режимда интернет аша).


"Этнографик диктант"ның нәтиҗәләре мәгълүм булды: уртача балл - 54. Иң югары баллны Татарстан җыйган - 81,3.

Диктантлар 100 баллы система буенча бәяләнде. Нәтиҗәләргә караганда, Россия буенча уртача балл - 54. Иң югары баллны Татарстан халкы җыйган - 81,3. Икенче урында Кабардин-Балкар Республикасы - 73,8 балл, өченче урында Смоленск өлкәсе килә - 71,9 балл.


Иң түбән балл - 39 балл - Амур өлкәсендә.


Татарстанда зур этнографик диктантны 20 мәйданда яздылар. Бу акциядә фәнни-методик ярдәмне Казан федераль университеты күрсәткән иде. КФУның Татарстан тарихы, этнография һәм археология кафедрасы галимнәре диктант уздырылган мәйданнарда эшләде. Экспертлар сүзләренчә, кайбер сораулар хәтта белгечләр өчен дә авыр булган.


Акцияне оештыруның максаты – россиялеләрнең этнография өлкәсендә белемен бәяләү. Булган нәтиҗәләргә карап, киләчәктә белгечләр этнография буенча уку программаларын камилләштерергә тырышачак.


«Татар-информ»

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру