Язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев “Татарча диктант”ның Татарстан Республикасы Милли китапханәсендәге мәйданчыгы шыгрым тулы булуын басым ясап әйтте.
- 27 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Татарча диктант” акциясе үтте. Акциядә 55 кеше катнашты. Язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның “Көз” повестеннан өзекне Разил Вәлиев укыды.
Разил Вәлиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә акциядән канәгать калуын әйтте. “Иң беренче чиратта мин үзем өчен сөендем. Димәк, мин дә татар теленә бәләкәй генә булса да өлеш кертәм”, - диде ул.
Шагыйрь башта “Кеше килерме икән дип?” бераз шикләнгән. “Һәркемнең үз эше бар бит. Бүген залда басып торырлык урын булмады, зал шыгрым тулы иде. Бу – безнең халкыбызның милли рухы сүнмәгән дигән сүз. Бик нык сөендем”, - диде Разил Вәлиев.
- “Татарча диктант”ны бөтен дөнья буенча барлыгы 300гә якын урында язганнары мәгълүм. Диктант яздыру пунктлары Татарстанның һәр районында, Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә оештырылды.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала