Журнал «Безнең мирас»

Президент Татарстан митрополиясе башлыгы белән конфессияара багланышлар турында фикерләште

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты. Бу хакта Татарстан митрополиясе рәсми сайтында хәбәр ителә.


Әңгәмә барышында динара мөнәсәбәтләр, республика халыклары арасындагы бердәмлек һәм гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләренә тукталдылар, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе матбугат хезмәте.



Татарстан митрополиты Феофан Рөстәм Миңнехановка Татарстанда дини хезмәттәшлектә уңай мөгамәләсе, Казан дини семинариясенә һәм Православие Чиркәвенә ярдәмле булуы өчен рәхмәтен җиткерде. Аеруча XX гасырда җимерелеп, хәзер торгызылучы Казан Изге Ана иконасы чиркәве төзелешенә күрсәткән ярдәм өчен рәхмәтле булуын билгеләп үтте.


«Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы чиркәве Сезнең Указ нигезендә бер үк вакытта төзелә – бу безнең төбәктә тотрыклылыкны, татулык һәм тынычлыкны күрсәтүче ачык дәлил. Бу Россия Федерациясе субъектлары өчен генә түгел, барлык дөнья җәмәгатьчелеге өчен уңай өлге», – диде архиерия җитәкчесе.


«Татар-информ»

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру