Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Минтимер Шәймиев Олуг-Мөхәммәт ханга һәйкәл кую тәкъдимен хуплады

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан ханлыгына нигез салган Олуг-Мөхәммәт ханга һәйкәл кую тәкъдимен хуплады. Дәүләт эшлеклесе бу хакта “Коммерсантъ” газетасына биргән интервьюда белде...

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан ханлыгына нигез салган Олуг-Мөхәммәт ханга һәйкәл кую тәкъдимен хуплады. Дәүләт эшлеклесе бу хакта “Коммерсантъ” газетасына биргән интервьюда белдергән.
“Беренче чиратта Казан ханнарының калдыкларын җирләү мөһим, алар хәзерге вакытта Казан Кремленең археология лабораторияләрендә саклана. Моның өчен “Изге Болгар җыены”на кунаклар килгәндә уңайлы вакыт булыр иде. Олуг-Мөхәммәт ханга һәйкәл кую тәкъдимнәре дә бар. Нишләп әле юк? - дип әйтер идем”, - дип искәртә
Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча “Яңарыш” фонды попечительләр советы рәисе булган Минтимер Шәймиев.
"Татар-информ"

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи