Журнал «Безнең мирас»

Яшьләр министрлыгы татарча сөйләшә башлармы?

Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов министрлыкның сайты һәм социаль челтәрдәге битләрендә татар теленең кулланылмавына карата үз фикерен белдерде.

Бу хакта ул бүген, “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә, журналист Рөстәм Исхаковның соравына җавап биргәндә әйтте.
“Татар-тудей” сайты мөхәррире Рөстәм Исхаков: “Яшьләр эшләре министрлыгында моңа кадәр татар телендә сөйләшү белән мактана алмадылар. Мин бүген министрлыкның социаль челтәрдәге битләрен дә, сайтларын да карадым. Анда Студентлар көне турында татарча мәгълүмат юк. Моны ничек аңлатырсыз?”, - дип сорау юллады.
Тимур Сөләйманов сорауга татарча җавап бирде.
“Татарча сорагач, татарча җавап бирәбез. Ике телдә сөйләшү, минемчә, ул әллә ни түгел. Мактанырлык берни дә юк монда. Ул кирәк. Министрлык кысаларында мин кайбер киңәшмәләрне ике телдә алып барам. Ул безнең өчен норма дип әйтеп була”, - диде урынбасар.
Министр урынбасары журналист соравын игътибарсыз калдырмаска сүз бирде.
“Бу сорау куелгач, социаль челтәрдәге битләрне ике телдә алып бару мәсьәләсен күтәреп, күзәтеп барырбыз. Ул безнең өчен приоритет”, - диде Тимур Сөләйманов.
Чыганак: Татар-информ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру