Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Казанда «Милли киемле ханым» хатын-кызлар конференциясе узачак

Казанда «Милли киемле ханым» хатын-кызлар конференциясе узачак

12 февральдә Казанның ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «Милли киемле ханым» дип исемләнгән хатын-кызлар конференциясе узачак. Чара Татарстанда игълан ителгән Туган тел елы һәм ТАССР оешу...


12 февральдә Казанның ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «Милли киемле ханым» дип исемләнгән хатын-кызлар конференциясе узачак. Чара Татарстанда игълан ителгән Туган тел елы һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.





Конференция кысаларында делегатлар татар халкының мәдәни кыйммәтләрен торгызу, хәзерге заман шартларында татар милли киемнәрен популярлаштыру турында докладлар һәм презентацияләр белән чыгыш ясаячаклар, шулай ук кул эше эшләнмәләренең виртуаль модельләре белән таныштырачаклар. Программаның икенче өлешендә Татарстан дизайнерлары абыстайлар, хатын-кызлар һәм кызлар өчен хәзерге татар милли мөселман костюмы моделен тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, программада татар милли костюмы темасына стилистлардан мастер-класслар көтелә.

Татар-информ
Фото: dumrt.ru
#Яңалыклар

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи