30 гыйнварда Казанда Татарстанның Милли китапханәсендә (Кремль урамы, 33) Мәскәүдәге "Диләфрүз" татар халык театры 30 еллыгына багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе булачак, дип хәбәр итә китапханәне...
30 гыйнварда Казанда Татарстанның Милли китапханәсендә (Кремль урамы, 33) Мәскәүдәге "Диләфрүз" татар халык театры 30 еллыгына багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе булачак, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте. 17.00 сәгатьтә башланачак әдәби-музыкаль кичә китапханәнең "Театр кунакханәсе" мәдәни проекты кысаларында оештырыла.
Очрашуда "Диләфрүз" театры артистлары да катнашачак. Әйтергә кирәк, Россия башкаласында эшләүче татар халык театры 30 ел буе халыкка татар телен, әдәбиятын, сәнгатен танытуга, милли мәдәниятне үстерүгә өлеш кертеп, шәһәр күләмендә уздырыла торган күп кенә мәдәни чараларда чыгышлар ясап килә.
“Татар-информ”

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала