Журнал «Безнең мирас»

Мәшһүр мәгърифәтче Каюм Насыйриның “Мифтах әл-Коръән” фәнни хезмәте тәкъдим ителәчәк

20 декабрь сәгать көндезге 2дә Татарстан Республикасы Милли музеенда мәшһүр татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның (1825-1902) уникаль һәм моңа кадәр билгесез булган фәнни хезмәтенә нигезләнгән китап тәкъдим ителәчәк. Биредә “Мифтах әл-Коръән” кулъязма китабы – мөселман дөньясындагы Изге Коръәннең беренче белешмәлек-конкордансы турында сүз. Аның 130 елдан соң табылуы ук та үзенә күрә фәнни ачыш булып тора.

Көнбатыш Коръән белемендә андый хезмәтнең беренчесе танылган немец ориенталисты Густав Флюгель тарафыннан төзелеп, 1842 елда Германиядә басылып чыккан, икенчесен Россия шәркыять белгече Мирза Камем-бек төзегән һәм ул 1859 елда Россиядә дөнья күргән.
Татар галиме Каюм Насыйри үзенең конкордансын, дүрт ел тырышып эшләгәннән соң, 1886 елда төгәлләгән. Аны ул үзенең фәндә иң басылып эшләгән хезмәт җимеше дип бәяләгән.
Гыйльми җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителә торган “Мифтах әл-Коръән” ике томлык басма рәвешендә, беренчесе – танылган шәркыять галиме И.Ф.Готвальдның шәхси китапханәсеннән Коръәннең1861 елгы Казан басмасы факсимиле, икенчесе - “Калям Шәриф” кулъязмасы факсимиле. Әлеге хезмәт хәтта безнең көннәрдә дә сенсацион санала һәм мөселман фәне өчен дә, исламны, шәрыкны фәнни яктан, тулаем фән тарихын өйрәнүчеләр өчен дә үзенең актуальлеген, кыйммәтен саклый.
Тәкъдим итү чарасында кулъязманың төп нөсхәсе, Каюм Насыйри хатлары куелачак. Шулай ук галимнең КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе фондында сакланган кулъязмаларын һәм басма хезмәтләрен дә күреп булачак. Әлеге чарада танылган тарихчылар һәм исламны өйрәнүчеләр, студентлар, музейлар һәм китапханәләр хезмәткәрләре катнашачак.
“Татар-информ”

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру