Журнал «Безнең мирас»

Марат Гыйбатдинов: Ризаэддин Фәхреддин исламны саклауга зур өлеш керткән


Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов «Ризаэддин Фәхреддиннең мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә Ризаэддин Фәхреддиннең исламны саклауга керткән өлешен билгеләп узды.



«Ризаэддин Фәхреддиннең татар тарихында тоткан урыны» темасына докладында ул бу шәхеснең бөтенроссия мөселманнары ирекле сайлаган мөфтиләренең берсе булуын искәртте. «Беренче сайланган мөфти Галимҗан Баруди булса, икенчесе Ризаэддин Фәхреддин», — ди Марат Гыйбатдинов.


Аның сүзләренчә, Фәхреддиннең абруе мөселманнар арасында шулкадәр зур була ки, «сугышчан динсезлеккә йөз тоткан дәүләт вәкилләре дә аның белән исәпләшергә мәҗбүр булалар»,  ди. «Кызыл комиссарлар, әмирләр, патшалар да аның фикеренә колак салырга тиеш була. 1926 елда Мәккәдә беренче бөтендөнья мөселманнар конгрессы да аны үз рәисе итеп сайлый», — ди Марат Гыйбатдинов.


Ризаэддин Фәхреддин үз абруен авыр елларда исламны саклауга юнәлтә. Имамнарны төрмәдән коткарырга тырыша. Мәчетләрне, китапханәләрне ябылудан саклау өчен дистәләгән хатлар, гаризалар яза. «Кызганыч, нәкъ менә мөфти үлгәннән соң, мөфтиянең бөтен әгъзалары диярлек кулга алына һәм үтерелә», — диде Гыйбатдинов. Ул Ризаэддин Фәхреддиннең татар зыялыларын, мөгаллимнәрен ачлыктан коткаруга да өлеш кертүен искәртте.


«Галимҗан Баруди белән беррәттән, чит илләргә күп кенә хатлар яза. Аларның күбесе сакланган. Хатлар нигезендә, Американың „Ара“ җәмгыяте белән хезмәттәшлектә күп кенә зыялы затларыбыз ачлык заманында исән-сау кала», — диде. Марат Гыйбатдинов Ризаэддин Фәхреддин белән бәйле бердәнбер видеосурәтне тәкъдим итте. 2011 елда бу видео Америкада чыккан ачлыкка багышланган документаль фильмга кертелгәнен искәртте.


Ул Тарих институтына 2012-2013 еллар тирәсендә килеп ирешкәнен әйтте. «1922-25 елларда Американың „Ара“ вәкилләре Уфага килгән, мөселманнарга булышлыгы шулкадәр зур була. Хәтта мөфтияткә килеп, анда ул вакытта сакланган атаклы Коръәнне күрсәтәләр. Мөфти белән очрашып видеога да төшәләр», — диде ул.

Татар-информ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру