Журнал «Безнең мирас»

Марат Бәшәров: Мин үземне белгәннән бирле иманлы

Театр һәм кино актеры Марат Бәшәров дингә мөнәсәбәтен белдереп, үзен белгәннән бирле иманлы булып яшәве турында әйтте. Бу хакта ул Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә уздырылган “Югалган васыять” спектакленә багышланган матбугат конференциясендә белдерде. Актерның сүзләре Россия мөфтиләр шурасы рәсми сайтында китерелгән.


“Миннән күптән түгел кайчаннан бирле иманлы булуымны сорадылар. Мин исемә дә төшерә алмыйм. Үземне белгәннән бирле мин иманлы. Әти мине кечкенәдән мәчеткә алып йөрде. Беренче тапкыр мин өч яшемдә анда булдым”, - ди Марат Бәшәров.



Актер Ислам диненә ышаныч тудырган могҗизалы очраклар белән дә очрашуын санап үткән. “Хәтерлим, мәктәптә укыганда өй эше эшләмичә килгән идем, күчерергә дә өлгермәдем һәм миннән сорамасыннар дип парта артында Алладан сорап утырдым. Миннән сорамадылар. Университетта укыганда егерме билетның икесен генә өйрәндем. Аллаһ минем догаларыма җавап кайтарды, мин өйрәнгән билет чыкты. Бу мисаллар укымаска дигән сүз түгел, Иман мине ышанырга илһамландыра. Аллаһтан сора – һәм синдә барысы да булачак. Чын күңелдән ышанырга һәм сорарга кирәк”, – дип сөйләде ул.


"Мөселман булу белән горурланырга кирәк”, – дип саный актер. Ул ислам динендәге актерларга иман турында онытмауларын һәм моннан оялмауларын теләде.


Марат Бәшәров театр һәм кино актеры, Татарстанның атказанган артисты, Россия дәүләт премиясы лауреаты. Узган ел ул “Җан белән сөйләшү” дини театральләшкән тамашада катнашкан иде, бу елны “Югалган васыять” спектаклендә катнашуы көтелә.


Хәбәр иткәнебезчә, 29 гыйнварда Мәскәүнең Crocus City Hall бинасында, мөселманнарда Мәүлид аен бәйрәм итү кысаларында, “Югалган васыять” дип исемләнгән театральләштерелгән музыкаль тамаша куела. Спектакльдә танылган театр һәм кино актерлары Марат Бәшәров, Шамил Хаматов һәм Бибигөл Актан катнашачак. “Югалган васыять” тормыш авырлыкларына түзә алмыйча, үзенә кул салырга карар кылган кыз һәм аңа ярдәм иткән кешеләр хакында.


“Татар-Информ”

Теги: Алмаз Биккол

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру