Журнал «Безнең мирас»

“Күкшел егетләре” этнографик документаль фильмы тирәсендә бәхәсләр дәвам итә

1 апрель – Көлке көнендә Салават Юзеевның Г.Камал театрының Кече залында үткәрелгән татарометражкалар презентациясендә, әлеге көлкеле фильмнарга караганда, “Күкшел егетләре” этнографик документаль фильмы зуррак кызыксыну тудырды. Бу социаль челтәрләрдә фильм күрсәтелгәнче дә, күрсәтелгәч тә барган кызу бәхәсләрдә дә ачык чагыла.


Фильмда бу авылда сакланып калган Сөрән салу яки, Рекрут йоласы сурәтләнә. Фильмны төшерү төркеме Күкшел авылына йола үткәрелгән көнне кайткан, йоланы төшергән, йола барышында егетләр һәм авыл кешеләре белән сөйләшкән. Егетләр башкарган рекрут җырларының текстлары да бирелгән.


“Рекрут йоласы - Нократ татарларына, ягъни, Вятка буенда яши торган татарларга хас йолаларның берсе. Этнографик хезмәтләрдә ул сабантуй алды йоласы буларак бара. Әмма ул чиста сабантуй алды йоласы гына түгел. Бу алар белән күрше булып яшәгән мари, бигрәк тә, удмурт халыкларында да бар - аларның уртак бәйрәмнәре”, - дип сөйли йола турында Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова. Әлеге йола турында Салават Юзеевка да Фәнзилә Җәүһәрова сөйләгән була.


Сабантуй алдыннан сөлге җыю йоласы татар авылында булса да, документаль фильмда күрсәтелгән форматта ул Күкшелдә генә уздырыла. Моны фильмда авыл кешеләре дә горурланып сөйли. Фольклорчы галим Фәнзилә Җәүһәрова йолада бик күп борынгы символлар барлыгын әйтә. Әйтик, егетләр Сөрәнгә аякларына киез итек, өсләренә ак күлмәк киеп, билләрен чиккән сөлгедән ясалган билбау буып чыгалар. Алар җырлый-җырлый авылдагы 260 йортны йөреп чыгалар, авыл уртасындагы мәйданда түгәрәкләнеп бииләр.Салават бу йоланы бернинди өстән кушулыар һәм ярдәмнәрсез халыкның үзе үткәрүен, төн буена һәр капканың ачык булуын билгеләп узды.


Фильмны тамашачы бер тында карады. Тамашачы фильмның позитив булуын билгеләп узды. Презентация соң булган фикер алышулар соңыннан социаль челтәрләрдә дә дәвам итте. Аерым алганда, билгеле журналист Ольга Юхновская: “Сөрән Павел I вакытында, егетләрне империя армиясенә ала башлаган заманнарда барлыкка килгән диләр. Тамырлары тагын да тирәнрәк, тәңречелек чорларына барып тоташадыр дип уйлыйм. Бу темада казынырга җыенам, укыячакмын да укыячакмын ))) Салават Юзеев фильмын “Культура” каналы тамашачысы да күрер дип өметләнәм. Гомумән, мондый йолалар турында серияләп төшереп булыр иде, Каз бәйрәме дә бар бит әле”, - дип яза социаль челтәрдәге битенә.


Дөрес, фильмда эчүләр күрсәтелә диючеләр дә булды. Әмма фильмны караган тамашачы моның дөрес түгеллеген раслый. “Әйе, мондый бәяләү мине дә борчыды”, - дип яза шагыйрь Айрат Бик-Булатов.


Чыннан да, фильмда егетләр кергән һәр ишегалдында аларны корылган өстәлләр белән каршылыйлар. Өстәлдә эчемлек тә бар. “Анысы совет заманнарында гына барлыкка килгән гадәт. Әмма биредә эчү культурасы югары дәрәҗәдә куелган”, - ди режиссер Салават Юзеев. Фильмда егетләр дә, авылның башка кешеләре дә исерек түгел, исерек килеш төн уртасыннан алып көн уртасына кадәр 260 йортка кереп җырлап йөреп булмый.


«Татар-информ»

Теги: Рузилә Мөхәммәтова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру