Журнал «Безнең мирас»

Краснодар өлкәсендә Муса Җәлилнең 112 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

15 февраль көнне Краснодарда Муса Җәлилнең 112 еллыгына багышланган шигъри кичә узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә "Болгар-К" татар җәмәгать оешмасы вәкиле Юныс Хайрасов хәбәр итте.


“Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы шагыйрьне без онытырга тиеш түгел. Һәр ел саен Муса Җәлилне искә алып әдәби чаралар оештырып торабыз. Шигъри кичәләр бигрәк тә яшьләр өчен гаять мөһим. Чөнки нәкъ менә без, олылар, үз үрнәгебездә аларда әдәбиятка, китап укуга мәхәббәт уята алабыз. Шигъри кичәнең төп максаты - катнашучыларны М. Җәлилнең иҗаты белән тулырак таныштыру, аның шигырьләрен укуга кызыксыну уяту”, - ди ул.
Кичәдә теләге булган һәркем шагыйрьнең шигырьләрен сөйли ала. Катнашучыларга соңыннан мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.


Оештыручылар Муса Җәлилнең бер шигырен коллектив рәвештә укып, флешмоб та оештырырга ниятлиләр.


"Болгар-К" татар җәмәгать оешмасы Краснодар татарларын саклау һәм берләштерү максатына таянып эшләп килә. Бүген оешманың “ Алтын-су” татар фольклор ансамбле бар. Татар теле дәресләре укытыла.


“Тел өйрәнергә теләүчеләрнең күбесе яшьләр. Дәресләрне зур түземсезлек белән көтеп алалар. Барысы да актив. Өйрәнәсе килү теләкләре көчле. Бик кызыксынып укыйлар. Дәресләргә Самарадан югары белемле педагог чакыртабыз. Шуңа күрә өйрәнү процессы да бик кызыклы үтә. Презентацияләр, аудио-видеолар белән дә эшлибез”, - ди Юныс Хайрасов.


http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/10/157761/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру