Август аенда Татарстан һәм Федераль Үзәк арасында төзелгән килешүнең вакыты чыга. Əлеге мәсьәләне Бөтендөнья татар конгрессының VI утырышында да күтәрәчәкбез, диде бүген матбугат конференциясендә Бөте...
Август аенда Татарстан һәм Федераль Үзәк арасында төзелгән килешүнең вакыты чыга. Əлеге мәсьәләне Бөтендөнья татар конгрессының VI утырышында да күтәрәчәкбез, диде бүген матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.
"Шартнамә мәсьәләсе – ул җәмәгать оешмасының төп эше түгел. Бу дәүләт органнары эшчәнлегенә карый. Шулай булуга да карамастан, ул безнең халкыбызның тормышы белән бәйле. Съезд үз сүзен әйтер, дип уйлыйм. Чөнки бу турыда әйтмәсәң, махсус дәшми калган кебек килеп чыгачак. Ул – яшәешебез, киләчәгебез, республикабызның киләчәге", – диде Ринат Закиров.
Билгеле булганча, съезд 2-6 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 1054 кеше чакрулы.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/28/145282/

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала