Журнал «Безнең мирас»

Керәшен яшьләренең IV форумы Татарстан Республикасы халыкларын берләштерә

14 апрель 2018, 19:25 , Фото: Расих Фасхутдинов
Керәшен яшьләренең IV форумы Татарстан Республикасы халыкларын берләштерә
Форум этник культураны, йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калу максатыннан үткәрелә.
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Петровский бистәсендә “Регина” отелендә керәшен яшьләренең IV форумы кысаларында “Керәшен гаиләсе хәзерге замана җәмгыятендә” дигән секция үтте. Керәшен яшьләренең IV форумы яшьләрне берләштерү, этник культураны, йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калу максатыннан үтә. Бу турыда “Татар-информ” хәбәрчесенә форумның оештыручылары һәм делегатлары әйтте.
Секциядә “Татар-информ” хәбәрчесе Республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, “Туганайлар” газетасының баш редакторы Людмила Белоусова белән әңгәмә корды. Людмила Белоусова сүзләренчә, бу форум дүртенче тапкыр үтә.
“Бу - инде безнең дүртенче форум. Беренче форум 9 ел элек узган иде. Республиканың керәшен иҗтимагый оешмасы булдырылганнан соң, яшьләрнең берләшәсе килде. Алар үзара төрле социаль челтәрләрдә аралаша башладылар. Менә шуларны берләштереп җибәрү теләге белән без шушы форумны оештырып җибәрдек. Менә шуннан килгән идея бу. 9 ел элек башланып киткән эш.
Форумга быел федераль Президент гранты оттык. Без форумны өч елга бер уздырабыз. Программа бик бай. Яшьләрне борчыган һәм кызыксындырган бар әйбер дә программага кертелә. Чарага 100 делегат килде. Алар Татарстан шәһәр-районнарыннан, Удмуртия, Чабаксар, Чиләбе, Киров өлкәләреннән җыелды.
Форумда катнашырга һәм чыгыш ясарга чакырылган Казан православие руханилар семинариясенең Гыйльми совет сәркатибе Алексей Колчерин “Татар-информ” хәбәрчесенә җыенның традицион чарага әйләнүен әйтте.
“Форумга һәр ел диярлек берәр руханине чакыралар. Рухани яшьләрнең рухи сорауларына җавап бирергә тиеш. Күп очракта яшьләр гаилә кору кануннары турында, милләт белән гаиләнең үзара бәйләнеше турында сорыйлар. Кайсыбер очракта дин мәсьәләсенә дә кереп китәләр. Мин үзем бу җыенда беренче тапкыр катнашам. Катнашуыма бик шат. Миннән нинди дә булса файда булыр дип ышанып калам. Яшьләрнең сорауларына җавап бирергә мин һәрвакыт әзер. Яшьләр белән лекциядә утырган кебек түгел, җиңел неформаль обстановкада сөйләшәсе килә”, - диде ул.
“Татар-информ” хәбәрчесе Киров өлкәсе делегаты Вячеслав Тихонов белән дә әңгәмә корды. “Форумда катнашучы бар кеше дә бик актив һәм бик позитив. Киров өлкәсе монда гомумән беренче тапкыр катнаша. Чара катнашучыларга позитив хисләр генә түгел, күп итеп мәгълүмат та бирә. Ул Татарстан Республикасы халыкларына дус һәм тату яшәргә мөмкинлек бирә. Әгәр дә кеше үз мәдәниятен хөрмәт итә икән, димәк, ул башка милләт мәдәниятен дә ихтирам итә”, - диде Вячеслав Тихонов.
Керәшен яшьләренең IV форумы 15 апрельдә ябылачак.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру