Казанда ярәшү йоласын уздыру традициясе яңартылачак
Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе гашыйклар көненә рус һәм татар халыкларына хас булган ярәшү йоласын уздыру традициясен яңартырга уйлый. Бу турыда Казан шәhәре мэриясенең рәсми сайты хәбәр итә.
Вәгъдәләшү-ярәшү йоласы русларда һәм татарларда элек-электән килгән, шул көннән башлап яшьләр кияү һәм килен булып саналган, туйга әзерләнә башлаганнар, һәм аларны инде беркем дә диярлек аера алмаган. Вакытлар узу белән әлеге гадәт үзгәргән, әмма үз кыйммәтен югалтмаган.
Гашыйклар традиция буенча Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенә гариза бирү белән кияү һәм кәләш булып санала башлыйлар. Әлеге вакыйгага тантаналы һәм матур төсмер биреп була. Тантана үз эченә сөйгәнеңә йөзек бирү, кияү һәм кәләшнең романтик биюен һ.б.ларны алырга мөмкин. Тантанада шулай ук әти-әниләр, туган-тумачалар һәм дуслар катнаша ала.
Гаилә үзәгендә ярәшү йоласын Гашыйклар көнендә, ягъни 14-нче февральдә уздырырга планлаштыралар. Әлеге гореф-гадәт белән кызыксынган кешеләр Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.
"Татар-информ"
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА