Казанда Сара Садыйкова истәлегенә мемориаль такта куячаклар
Казанда Кәрим Тинчурин урамындагы 7а йорт фасадында татар композиторы Сара Садыйковага мемориаль такта урнаштырырга планлаштыралар. Тиешле боерыкны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Бу йортта Садыйкова 1963 елдан 1977 елга кадәр яшәгән. Мемориаль такта Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Казан Башкарма комитеты инициативасы белән куелачак. Төп максат булып, Сара Садыйкованың истәлеген мәңгеләштерү тора.
Сара Садыкова Казанда туып үскән. Ул Фатыйха Аитованың татар хатын-кызлар гимназиясендә һәм Казан педагогика техникумында укый. Шуннан соң Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясенә укырга керә. 1938-1948 елларда Татар опера һәм балет театры солисткасы була.
Ул 18 спектакльгә 400гә якын җыр һәм музыка яза. Шулай ук «Мәхәббәт җыры» һәм «Кияүләр»музыкаль комедияләренең авторы да әле.
1939 елда - ТАССРның атказанган артисты, 1977 елда - Татарстан АССРның халык артисты, 1984 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен ала, ә 1990 елда, үлгәннән соң, ТАССРның Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була.
Бөтендөнья татар конгрессы
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА