Казан Кремле территориясендә Казан ханнары җәсәдләре җиргә иңдереләчәк дата билгеле булды
18-20 май көннәрендә республикабызда VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены уздырылачак. Дин әһелләребез гадәттәгечә беренче-икенче көнне җыелган проблемалар хакында фикер алышачак, өченче көнне “Изге Болгар” җыенында катнашачак.
Җыенның иң дулкынландыргыч мизгелләре 19 май көнне булыр дип көтелә. Бу көнне җомга намазыннан соң көндезге сәгать өчтә (15.00) Казан Кремле территориясендә Казан ханнарының Тарих институтында сакланган җәсәдләрен җир куенына иңдерәчәкләр. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәрәсимгә журналистлар да чакырыла. “Ватаным Татарстан” газетасы язганча, таш табутларны пыяла аша багып булачак.
http://www.tatar-islam.com
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА