Журнал «Безнең мирас»

Казан кинофестивале программасына Канн фестивалендә катнашкан казах фильмы кертелгән

Быел Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп призына премьерасы Канн халыкара кинофестивале кысаларында үткән «Ласковое безразличие мира» фильмы да дәгъва итә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.
Фильмны аның режиссеры Адилхан Ержанов белән куючы оператор Айдар Шәрипов тәкъдим итүе мөмкин. Айдар Шәрипов «Татар-информ» хәбәрчесенә фильмны бик шатланып тәкъдим итәчәген әйтте.
«Ласковое безразличие мира» фильмының куючы операторы - Казан егете Айдар Шәрипов. Бу аның тулы метражлы дебют фильмы. Канн кинофестивалендә булып Казанга кайткан Айдар Шәриповны журналистлардан беренче булып «Татар-информ» котлады. Айдар Шәриповның «Интертат» электрон газетасында интервьюсы кинематографистлар арасында шау-шу тудырды. "Татар-информ"да чыкканнан соң, Миләүшә Айтуганова, Айдар Шәрипов һәм продюсерлар белән элемтәгә кереп, фильмны Казан кинофестивалендә катнаштырырга тәкъдим итте.
71нче халыкара Канн фестивале 2018 елның 8 – 19 маенда үтте. Казахстан режиссеры Адилхан Ержановның «Ласковое безразличие мира» фильмы фестивальнең «Особый взгляд» программасында катнашты.

  • Казан халыкара киносы фестиваленә  дөньяның 56 иленнән барлыгы 967 заявка килгән. Комиссия тарафыннан 65 фильм сайлап алынган. Конкурс программасына 10 - тулы метражлы, 10 - кыска метражлы, 10 -тулы метражлы документаль фильм, 10 кыска метаржлы фильм кертелгән. Фестивальдә “Россия молодая” һәм “Милли конкурс” программалары да бар. Конкурстан тыш “Россия – Ислам дөньясы”, “Мәдәниятләр диалогы”, “Балачак кинодөньясы”, “Кинопробы” программалары барачак. Параллель программа буларак, мисыр, япон, монгол, һинд фильмнары һәм ретроспективалар күрсәтелә.



  • Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр үтә.


Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсына Рамил Фазлыев белән Әмир Галиәскаровның - «Мулла» фильмы, Вера Глаголеваның “Не чужие” фильмнары кертелгән.
Фестивальнең ачылу тантанасы традиция буенча, “Пирамида” залында була. Ябылу тантанасы “Эрмитаж” концерт-холлында үтәчәк. Төп программа фильмнары “Ривьера” күңел ачу комплексында күрсәтеләчәк. Фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова “Родина” кинотеатрыннан “Ривьера” комплексына күчүне уңайлылык белән аңлатты. Биредә бер үк урында фильмнар күрсәтү һәм кунаклар яшәтү мөмкинлеге бар.
https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/09/167505/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру