Журнал «Безнең мирас»

Камил Сәмигуллин Башкортстанда Россия Диния нәзарәтләре рәисләре очрашуында катнаша

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстанга эшлекле сәфәр кыла, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Республика мөфтие Уфада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның Диния нәзарәтләре рәисләре белән очрашуында катнашачак.


g25


Чарада сүз хакимият һәм мөселман дини оешмалары арасындагы үзара эшчәнлекне ныгыту хакында барачак. Шулай ук экстремизм кебек Россия өчен гомуми проблемалар хакында да фикер алышу көтелә.


Бу очрашуның төп темасы: “Мөселманнар арасында экстремизм үсешенә каршы тору һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә мөселман җәмгыятьләренең радикальләшүен кисәтүдә ислам мәгарифе роле”.


«Татар-информ»

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру