Журнал «Безнең мирас»

Иске Кулаткы музее директоры Роза Байбикова "Ульяновскиның иң яхшы кешесе" исеменә лаек

2016 ел нәтиҗәләре буенча, “Ульяновск өлкәсенең иң яхшы кешесе” мактаулы исеменә Иске Кулаткы районының Хәмзә Абләзов исемендәге Тарих һәм туган якны өйрәнү музее директоры, төбәк Иҗтимагый палатасы әгъзасы Роза Байбикова лаек булды, дип хәбәр итә Ульяновск өлкәсе хакимияте матбугат хезмәте.


Губернатор карары белән нигез салынган традиция буенча, Ульяновск өлкәсендә төрле өлкәләрдә казанышларга ирешкән шәхесләрнең исемнәре дистә елдан артык инде ел саен Мактау тактасына языла. 2016 елда Ульяновскиның икътисади, социаль, фәнни-техник һәм мәдәни үсешенә өлеш керткәне өчен бүләкләнгән 26 белгеч арасында Роза Байбикова “Җәмәгать эшлеклесе” номинациясендә билгеләп үтелде.


Күпчелек татарлар яшәгән Иске Кулаткы районында җирле тарихчы Хәмзә Әбләзов исемен йөрткән музейга 2015 елда 40 ел тулган иде, бу уңайдан анда капиталь ремонт эшләре башкарылды. Музейда Иске Кулаткы районының борынгы чорлардан алып бүгенгәчә тарихын чагылдыручы 3,5 мең экспонат саклана, шулай ук Татарстанга багышланган аерым зал бар.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру