Журнал «Безнең мирас»

Илдар Миргалимов: Матбугат һәм коммерцияле булмаган оешмалар - фикердәшләр

Гаммәви матбугат чаралары һәм коммерцияле булмаган оешмалар фикердәшләр булып тора, дип белдерде “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов. Коммерцияле булмаган оешмалар эшендә мәгълүмати ярдәм күрсәтү темасына фикер алышу бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында узды.
“Мәгълүмати киңлектә коммерцияле булмаган оешмалар эше– нәтиҗәлелекне арттыру юллары” темасына фикер алышу социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларның IV Республика форумы кысаларында барды.
Фикер алышуда гаммәви матбугат чаралары вәкилләре, SMM профессионаллары, оешмаларның матбугат хезмәте җитәкчеләре, шулай ук дәүләт структурасы һәм ведомство вәкилләре катнашты.
Илдар Миргалимов гаммәви матбугат чараларының җәмгыять иминлеге өчен уртак эшкә әзер булуларын билгеләп үтте. “Без хезмәттәшлек өчен һәрчак ачык. Әмма бу эш ике яклы алып барылырга тиеш. Безнең контактлар ачык, алар буенча мәрәҗәгать итәргә мөмкин. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмас дип ышандыра алам сезне”, - дип шәрехләде ул.
Аның сүзләренчә, мондый хезмәттәшлеккә мисал булып, агентлык тарафыннан социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген иң яхшы яктыртучыга уздырылган бәйге тора.
Искәртеп үтик, бәйге 2017 елда Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы ярдәмендә уздырылган иде. Бәйгегә 58 гаммәви матбугат чаралары вәкиле һәм 256 коммерцияле булмаган оешмалардан 456 эш килгән иде.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/13/148243/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру