Журнал «Безнең мирас»

“Һөнәр” фестивале тамашачыга – спектакль, яшь режиссерга мастер-класс бирә

19 – 25 ноябрьдә Казанда VIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура театр фестивале үткәрелә. Афишага татар, рус, башкорт телләрендә 16 спектакль кертелгән. Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының матбугат үзәгендә фестивальнең программасы тәкъдим ителде.


Традиция буенча декабрь башында үткәрелеп татар театры туган көндә йомгак ясала торган фестивальнең быел бераз иртәрәк үткәрелү сәбәбе татар театрының юбилее белән бәйле.


Оештыручылар фестивальнең катып калган өлгесе булмауга басым ясадылар. Әйтик, үткәне режиссерлык лабораторияләре белән аерылып торса, бу фестивальнең үзенчәлеге мастер-класслар булыр дип фаразлана. Яшь режессерлар белән дәресләр үткәрүче педагоглар арасында Олег Лоевский, Адольф Шапиро, Дмитрий Черняков кебек күренекле шәхесләр бар. “Алар гонорарга түгел, ә безнең сөйләшә-чакыра белүебезгә, безнең “сөйкемле сөягебезгә” кызыгып киләләр”, дип аңлатты фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе әгъзасы, тетарның әдәби бүлек мөхәррире Нияз Игъламов.


clipboard60


Быелгы VIII «Һөнәр» фестиваленең географиясе Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Уфа, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрен колачлый. Спектакльләр Казанның биш театр мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Болак буе яшьләр театрларында, "Угол" иҗат лабораториясендә һәм Ленин исемендәге Мәдәният сараенда һәм алтынчы урын - Лядской бакчасында узачак.


Беренче “Һөнәр” фестивале Г.Камал театры инициативасы һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 2009 елны үткән. Беренче фестивальдә алты яшь режиссер, нигездә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура бүлеген тәмамлаучы Фәрит Бикчәнтәевның шәкертләре катнашса, хәзер ел саен төрле театр мәктәпләре тәмамлаган 15ләп режиссер үзләренең спектакльләрен тәкъдим итәләр.


Фестивальне оештыручылар: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Акадамия театры, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге.


Фестиваль театр җәмәгатьчелегенә яңа исемнәр ачу белән бергә, программада танылган исемнәр дә бар. Болар – Казан дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов белән тамашачыга яхшы таныш режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев. Беренчесе тәнкыйтьчеләр коллегиясенә “Нәни принц”ны (Антуан де Сент-Экзюпери) тәкъдим итсә, икенчесе Г.Камал театрында узган сезон азагында чыккан “Көтәм сине” спектаклен (Илгиз биредә үзе дарамутрг, үзе режиссер), Әлмәт татар дәүләт театрында куелган “Син кайда идең?” (“Земля Эльзы”, Ярослава Пулинович) һәм Чаллы дәүләт курчак театрында куелган “Сак-сок” спектаклен күрсәтә. Илгиз Зәйниев бу фестивальнең күптәнге катнашучысы.


Сүз уңаеннан, Туфан Имаметдинов Казанның театраль тамашачысы күңеленә нигездә “Һөнәр” фестивале аша үтеп кергән һәм хәтерендә калган иде. 2013 елда Чаллы Татар дәүләт драма театры “Һөнәр” феситвалендә Жеральд Сиблейрас “Тирәкләр шаулый җилдә” спектаклен аның куелышында күрсәтте. Ә 2014 елда Туфан Имаметдинов Казан дәүләт яшь тамашачы театрында куелган “Любовь людей” (Д.Богославский) спектакле белән, 2015 елда инде бу театның баш режиссеры буларак куйган “Война глазами детей. Фрагменты” (Рут Винекен) белән катнашты.


Фестивальнең бюджеты зур түгел, нибары 800 мең сум. Фестивальгә күренекле театрларның киң танылу алган спектакльләрен чакырмау да бюджетка бәйле дип аңлата оештыручылар.


Фестивальнең беренче спектакле 19 ноябрьдә “Угол” иҗади лабораториясендә 16.00 сәгатьтә башлана. Шул ук көнне кичен Г.Камал театры сәхнәсендә Илгиз Зәйниевнең “Көтәм сине...” спектаклен карарга мөмкин. Бу спектакль Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”енә аваздаш итеп язылган һәм куелган.


Фестиваль 25 ноябрьдә яшь режиссер Денис Хөснияровның “Мастеровые” рус драма театрында Н.Гоголь пьесасы буенча куелган “Ревизор” спектакле белән ябыла. Спектакль Камал театрының Кече сәхнәсендә күрсәтеләчәк.


“Татар-информ”

Теги: Рузилә Мөхәммәтова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру