Халыкара күзәтүче булып эшләгән Штефан Койтер республикада сайлауларга әзерлек вакытындагы профессиональлекне билгеләп үтте. (Казан, 18 март, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстан хакимияте Россия...
Халыкара күзәтүче булып эшләгән Штефан Койтер республикада сайлауларга әзерлек вакытындагы профессиональлекне билгеләп үтте.
Ул бүген Россиядә уздырылган сайлауларда беренче тапкыр халыкара күзәтүче сыйфатында эшләвен билгеләп үтте.
“Мине сайлауларның югары һәм профессиональ дәрәҗәдә оештырылган булуы шаккаттыра. Без Казанның барлык участокларында диярлек булдык, сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлык”, – диде журналистларга Германия вәкиле.
Штефан Койтер Нидерланд һәм Израильдән килгән хезмәттәшләре белән бергә иртәдән эшли башлаган һәм тавышларны санап бетергәнче участокларда булачак.
Иң мөһиме – сайлауларның ирекле һәм бар кеше өчен дә тигез дәрәҗәдә булуы, һәркем участокка килеп теркәлә һәм тавыш бирә ала. Бу сайлаулар әлеге сыйфатларга ия, диде Койтер.
“Сайлау участокларында кайсыдыр кандидатка реклама булмавы мөһим, шуңа күрә һәр кеше мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә”, – диде Германиядән килгән халыкара күзәтүче.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала