Журнал «Безнең мирас»

Г.Тукай музеенда “Тукай үзәге” эшли башлый

28 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге әдәби музейда “Тукай үзәге” ачылачак. Бу хакта “Татар-инфом” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итте.
“Габдулла Тукайның Казандагы музее (Тукай урамы, 74 йорт) үзгәрешләр кичерә. Биредә зур ремонт эшләре бара, - ди Руфия Мөхетдинова. - Яңартылган музейда “Тукай үзәге” эшли башлый. Биредә электрон җиһазлар аркылы Тукай исеме белән бәйле күп төрле мәгълүмат алып була. Биредә шагыйрьнең төрле елларда басылып чыккан әсәрләре урын алачак. Шулай ук Тукайның тормышы, иҗаты, әйләнә-тирә мохите турындагы китаплар да тәкъдим ителәчәк. Шул уңайдан музейда “Музейга китап бүләк ит” акциясе игълан ителгән иде. Бу акциягә Габдулла Тукай иҗатын хөрмәт иткән киң җәмәгатьчелек бик теләп кушылды”.
Исегезгә төшереп узабыз, 28 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә бүләк итү акциясендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм “Казан утлары” журналы катнашачак. Алар музейда төзекләндерү эшләре белән танышачак һәм үзләрен тормышка һәм хезмәткә рухландырган Тукайга кагылышлы язма мирасны шагыйрьнең музеена бүләк итәчәк.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/27/153173/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру