Журнал «Безнең мирас»

Балтач районы Карадуган гимназиясендә IV республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде

Балтач районы Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә Муса Җәлил исемендәге IV республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде, дип яза районның "Хезмәт" газетасы.


Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2015-2016 нче уку елына эш планы нигезендә, патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты - Муса Жәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау максатыннан үткәрелгән конференциянең читтән торып үткәрелгән турында гомуми белем оешмаларының 8-11 нче сыйныфларыннан 148 укучы катнашты.


Конференциянең 2 нче турында республикабызның төрле районнарының мәгариф оешмаларыннан 100 дән артык укучы һәм укытучы катнашты. Балтач, Арча, Сарман, Биектау, Кукмара, Питрәч, Мамадыш, Казан, Чаллы, Бөгелмә шәһәрләреннән укучылар чыгыш ясады. Укучыларның чыгышларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе белгече, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Атлас кызы Гайфуллина, шагыйрь, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татартсан киптап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, филология фәннәре докторы, Казан федераль университетытының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗева, педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Рөстәм Шәйдулла улы Маликов, филология фәннәре докторы, Казан федераль университетытының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры Фоат Галимулла улы Галимуллин, Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе мөдире Марат Рәшит улы Шәехов бәяләде.


Җинүчеләр Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр, аларга Балтач район Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее җитәкчелеге тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды, диелә район хәбәрендә.


«Татар-информ», «Хезмәт»

Теги: Фидания Сабирова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру