Журнал «Безнең мирас»

Хәзрәтнең 6 баласы ятим калды

Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов Мамадыш тирәсендә булган юл һәлакәтендә фаҗигале рәвештә һәлак булды. Ул кичә генә РИУда магистрлык диссертациясен яклаган булган. Мәрхүмнең 6 баласы ятим калды.

- Хәзрәт белән Мөслимдә мәчет ачу тантанасында танышкан идем, - дип сөйләде баш мөхәрриребез Ләбиб Лерон,  - бик тә укымышлы, зыялы, ярдәмчел егет иде. Мәчеттә татар тарихы һәм әдәбияты, журналлары тупланган махсус китапханә дә оештырды. Хәзрәтнең рухы җәннәттә булсын, Ходай туганнарына, якыннарына, балаларына сабырлык бирсен.
Имам-мөхтәсиб Венер хәзрәт Моратовның гаиләсенә иганә җыю башланган. Бу турыда мәгълүмат ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган.
Җеназа намазы иртәгә 10.00 сәгатьтә Минзәлә районының Аю авылында узачак. Аны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрәчәк.
Фотолар Мөслим районында мәчет ачу тантанасыннан:

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Теги: Яңалыклар Кыскача

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру