Журнал «Безнең мирас»

Бакчачы, галим Фарсель Зыятдиновка "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" медале бирелде

Бакчачы, икътисадчы, шагыйрь Фарсель Зыятдиновка "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк тамгасы бирелде. Аны шагыйрьгә бүген, Язучылар союзының Тукай клубында, танылган галим һәм язучыга 80 яшь тулу уңаеннан оештырылган "Безнең гомер" исемле әдәби-музыкаль кичә барышында, Татарстан Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать һәм сынлы сәнгать белеме бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәшит Фәтхуллин тапшырды.
Кичәдә шагыйрьнең курсташлары, якташлары, бертуганнары, хезмәттәшләре, министрлык вәкилләре катнашты.
Фарсель Зыятдинов - Татарстан халкын яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә, ашарга өйрәткән кеше. Ул "Татар-информ"га да үзенең бакчачылык турындагы киңәшләрен биреп тора. Бүгенге көндә дә ул республика газета-журналлары, радио-телевидениеләр белән хезмәттәшлек итә.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/20/152728/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру