Журнал «Безнең мирас»

"Ак калфак" утырышында Зәй башлыгы күп милләт вәкилләренең районда тату яшәвен әйтте

"Зәй районында бик күп милләтләр яши. Без дус яшибез, төрле чаралар үткәреп торабыз", диде Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов. Бу фикерен ул “Ак калфак”  оешмасының күчмә утырышында әйтте.

  • Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Зәй муниципаль районы һәм җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары филиалының “Суккан палас өстендә йомры калач” дигән күчмә утырышы үтте. Зәйдә узган чарада Татарстан Республикасыннан һәм Россия төбәкләреннән 100 вәкил катнашты.


Район башлыгы “Ак калфак”лыларны Зәй җирлегендә сәламләде. “Чарада 32 районнан һәм 5 төбәктән килгән делегатлар катнаша. Үзебезнең күп милләтле Зәй җирлегендә сезне күрүемә мин бик шат. Без инде соңгы елларда шушындый чараларны бик күп үткәрәбез. Районыбызда күп милләтләр яши. Татарлар да, руслар да, башка милләт вәкилләре дә бар. Дус яшибез, төрле чаралар үткәреп торабыз. Дини, мәдәни, хезмәткә багышланган чаралар оештырабыз. Без, җитәкчеләр, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Министрлар Кабинеты белән берлектә алып барган шушындый сәяси, мәдәни чараларны планлаштырып эшләргә тырышабыз”, - диде ул.
Разиф Кәримов Зәй районында башкарылган эшләр турында сөйләде. “Без – кунакчыл халык. Кунакларны бик яратабыз. Хәзер бит инде татарларга гына кагылышлы булмаган Татарстан бәйрәмнәре (Татарстанские праздники) дип атала торган бәйрәмнәр дә бик күп. Без 3-4 ел элек читтә үтә торган Сабан туен үзебезнең шәһәр уртасына күчердек. Беренче елларны бик куркып кына башлаган идек, быелгы Сабан туе зур төбәкләр дәрәҗәсендәге бәйрәмнәр кебек үтте. Сез бүген берничә авыл җирлегендә булдыгыз. Рус авыллары да, татар авыллары да бар. Без һәрбер җирлектә үзебезнең башкарма комитет белән берлектә төрле семинарлар, җыеннар, чаралар үткәрергә тырышабыз”, - диде Разиф Кәримов.
Район башлыгы Президент күрсәткән матди ярдәм турында да әйтте. “Соңгы 4 елда безгә ел саен 5 млрд сумга якын инвестиция керә. Монысы өчен инде Президентыбызга, Хөкүмәтебезгә рәхмәт. 1 миллиарды авыл хуҗалыгы буенча булса, 1 миллиарды – Республика һәм Президент программалары нигезенә китә. Шуңа күрә бюджетыбыз барысын да күтәрә. Безнең оешмаларыбыз яхшырак эшләгән саен, бюджет күләме арта бара дияргә кирәк. 4 ел дәверендә тулаем территориаль продукт 36-40 процентка артып, суммада 14 миллиардка үсеш бирде. Менә шушы үсеш безнең бюджетыбызга өстәмә керемнәр тәэмин итә. Шул өстәмә керемнәр нигезендә без булган бөтен эшләребезне башкарырга тырышабыз”, - диде Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/29/172509/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру