Әдәбият һәм сәнгать әһелләре Тукай Кырлайга кайтты
Бүген, 27 апрельдә, Татарстанның 2017 елгы Габдулла Тукай премиясе лауреатлары, Башкортстан кунаклары һәм Татарстанның бер төркем иҗат әһеле бөек Тукайның туган туфрагына баш ияргә Арча районына кайтты. Бу минутларда Тукай Кырлай авылында Шигырь бәйрәме бара.
Арча хакимияте башлыгы Илшат Нуриев, Арча ягын, Тукайны зурлап кайткан кунакларга рәхмәтен белдерде. Кичә Арча һәм Кырлай ягы сәнгать ияләре, балалар чыгышы белән үрелеп бара.
Кунакларны Биектау-Арча ызанында ипи-тоз белән каршы алдылар. Кырлай туфрагына баскач, әдәбият һәм сәнгать әһелләрен Тукай әкияте геройлары сәламләде.
Татар-информ
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА