Өлкән яшьтәге кеше буларак, илдәге төрле авыр чорларны күрергә туры килде. Безнең балачак хатирәләре Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы еллардагы вакыйлар белән бәйле.

...Гаиләнең, авылның тоткасы булган ир-атлар, яше-карты сугышка китте. Колхозда аларның хатыннары, өлкән яшьтәге әти-әниләре, эшкә ярый башлаган яшүсмерләр бил бөкте. Җан өшеткеч кышкы суыкларда әле тагын күпме хатын-кыз, Җиңүне якынайту өчен, окоп казу, урман кисү, торф чыгару кебек эшләргә китәргә мәҗбүр ителде. Авыл халкы, ачлы-туклы яшәсә дә, шәхси хуҗалыгындагы иген-икмәген, бәрәңге, йомырка, ит һәм сөтне (һ.б.) фронтка озатырга тиеш иде.
Авылда гомер кичергән һәр гаиләнең хуҗалыгына салым салу сугыш тәмамланганнан соң да әле озак вакыт дәвам итте. Сталин вафат булгач кына туктатылды. Сугыштан соңгы авыр елларда ил хуҗалыгын аякка бастыру сылтавы белән, заем түләүләре барлыкка китерелде. Производствода эшләүчеләр бер айлык хезмәт хакын биреп котылса, колхозда эшләүчеләрнең, хезмәт хакы түләнмәгәч, акчаларын тотып кала алмыйлар. Авыл советы вәкилләре һәр колхозчының өенә кереп, янап-куркытып, зуррак суммага кул куйдырып йөргән очраклар булды. Кул куйгач аны түлисе дә була бит! Ярый да җан асрарлык үстергән бәрәңгең, ит һәм сөт үз гаиләңнән артса.
Өстәвенә, ул елларда халыкны утын белән тәэмин итү мәсьәләсе ясалма рәвештә кискенләштерелде. Урманга терәлеп торган авылда халыкның мич ягып өен җылытырга, ашарга пешерергә утыны булмасын ди инде. Урманнан корыган, җирдә череп яткан агач ботакларын да алып чыгарга рөхсәт ителми. Каравылчылар безнең кебек арба тартып килгән бала-чаганы куып-куркытып, балталарны алып кала. Ә бит йорт-хуҗалыктагы һәр нәрсә бик кадерле, балтасыз яшәп булмый торган еллар. Абыйга – 9, миңа 7 яшь чак иде. Берсендә әти ясаган арбаны тартып урманга баргач, каравылчы аны талап алып киткәнен хәтерлим...
Исән калыр өчен тырышып-тырмашып яшәгән авыл халкы булмаса, фронтны азык-төлек белән кем тәэмин итәр иде икән. Сугыш китергән афәткә түзгән авыл кешесе көнкүрештә әле тагын ясалма рәвештә тудырылган авырлыкларга ничек түзде икән дип һаман уйланам. Урманда агачлар үсеп тора ул, ә менә ач балалары бәрабәренә үзе тир түгеп тапкан ризыгын фронтка озаткан авыл кешесенә мөнәсәбәтнең, урмандагы корыган куак бәһасеннән дә түбәнрәк булуын ничек аңларга? Мич ягарга утын булмау сәбәпле, кышларын ике гаилә бер өйгә сыенган очраклар кабатланып торды. Менә шундый шартларда, җәфа чигеп, таланып яшәргә мәҗбүр ителде халык һәм, ни кызганыч, күпләр бу дөньяда бер көн рәхәт күрмичә китеп тә барды. Урыннары оҗмахта булса иде дип теләп, дога кылыйк.
Безнең халык хәзерге көнгә кадәр кыерсытылып, милли хокукларның тулысынча үтәлүенә өметләнеп яшәвен дәвам итә. Алга таба да шулай гомер итсәк, бөтенләй телсез милләт булып калуыбыз ихтимал. Безне шулкадәр дәрәҗәдә күрә алмаучылыкның берәр сәбәбе бармы дисәң, андый сәбәпләр күренми шикелле. Ил җитәкчелеге дә безнең республиканы гел уңай яктан гына искә алып тора. Һәр нәрсәнең чиге бар дигәндәй, яхшыга өметләник. Безне өмет яшәтә, алга әйди. Аллаһыбыз хәерле гомерләр, хәерле эшләр насыйп итсен!
Авырлык күрми җиңеллек булмый
(Татар халык мәкальләре)
Авыр тормыш кешене тилмертә, җиңел тормыш кешене тилертә.
Авырлык күрмәгән рәхәтне белми.
Агачсыз урман юк, нужасыз дөнья юк.
Аз кайгыны аш басар, күп кайгыны дус басар.
Азапны тауга биргәннәр – күтәрмәгән, аннары кешегә биргәннәр – күтәргән.
Азапсыз килгән рәхәт тозсыз аш кебек.
Алтын – утта, кеше авырлык килгәндә сынала.
Аптырасаң аптыра, нужа юкны таптыра.
Ашаганнан мал бетмәс, каза килсә, мал җитмәс.
Бармам дигән җиргә барырсың, уйламаган җирдә калырсың.
Башка бәла килде дип, башны ташка орып булмый, орсаң да таш ярылмый, баш ярыла.
Бер башка ике язмыш юк.
Бер бәхетең булмаса, Кытайга барсаң да, чәй эчә алмассың.
Берәүгә язган икенчегә булмый.
Берәүгә язмыш – ана, берәүгә – үги ана.
Берәүдә бер кайгы, берәүдә бер кайгы.
Берәүнең бәхетенә таш йомшый, берәүнең бәхетенә май ката.
Бетәргә бәхет кирәкми.
Борчулыны борча ашар.
Бәла бәхеттән тизрәк йөри.
Бәхет, бер килсә, алды белән дә, арты белән дә килә.
Бәхет ишектән керсә, юклык морҗадан чыгар.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала