Тарихи мирас Уку өчен 1 минут

ХХ гасыр башында татар яшьләренең туган телләрен саклау буенча көрәше

Туган тел һәм аны саклау – беркайчан да әһәмиятен югалтмый торган мәңгелек мәсьәләләрнең берсе. Ул һәр милләт өчен бер үк дәрәҗәдә мөһим. ХХ гасыр башында да әлеге тема бик актуаль булган.

 

«Шура»ның тел ярышы». Төзүчесе – Ризаэддин Фәхреддин. 1910 ел

 

 

Озак вакытлар дәвамында рәсми һәм укыту теле булган гарәп-фарсы телләре, мәктәп-мәдрәсәләрдә дәресләрне туган телдә укыту, татар телендә дәреслекләр барлыкка килүгә карамастан, элекке гадәт буенча һаман да сакланып килгән. Югары даирәдәге затлар, рәсми кәгазьләрне авыр, гади халыкка аңлашылмый торган тел белән язып, үзләренең дәрәҗәләрен күтәрмәкче булганнар, шул рәвешле «абруй»ларын сакларга тырышканнар. Ләкин чынлыкта, Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән әйткәндә, бу аларның туган телләрен хөрмәт итмәүләрен күрсәткән.

 

Чит мәмләкәтләрдә белем эстәп, үз ватаннарына кайткан яшьләрнең теле дә үзенең чуарлыгы белән аерылып торган. Алар төрекчә киенүне, төрек гореф-гадәтләрен хуп күргәннәр, сөйләмнәрендә еш кына төрек сүзләрен һәм гыйбарәләрен кулланганнар. Шулай итеп, мөгаен, үзләренең «кәттәлек»ләрен күрсәтергә теләгәннәрдер. Ләкин бу чорда телне бозуга китергән иң зур хәвефләрнең берсе рус сүзләрен куллану булган. Рус уку йортларында белем алучылар, приказчиклар, сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләр, киңрәк даирәгә чыккан сәүдәгәрләр, үзләрен «тәрәккыйпәрвәр» санаучы яшьләр сөйләмнәренә рус сүзләрен кушып сөйләшергә яратканнар. Хәтта, сирәк кенә булса да, кайбер татар карьяләрендәге муллаларның Оренбург Диния нәзарәтенә метрикаларны рус телендә тутырып җибәрү күренешләре дә күзәтелгән. Ел буе гарәп хәрефләре белән ана телендә тутырып барган документларны рус теленә тәрҗемә иттереп алуны алар үзенә күрә бер мәртәбә санаганнар, күрәсең.

 

Телнең бозылуы, чуарлануы, юкка чыгуга юл алуы – болар барысы да татар зыялыларында канәгатьсезлек хисләре тудырган. Алар, вазгыять шулай дәвам итсә, телнең бөтенләй юкка чыгу ихтималын, милләтнең инкыйразы да ерак булмавын аңлаганнар. Шул рәвешле, телне саклап калу өчен көрәш башланган. Бу юлда иң зур хезмәт күрсәткән шәхесләрнең берсе – мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин. Мисал өчен, үз мөхәррирлегендә чыккан «Шура» журналында ул туган телне саклау буенча ярыш оештыра. Әлеге мәсьәлә белән кызыксынган, туган телнең киләчәге өчен борчылган һәркем бу бәйгедә катнаша һәм фикерләрен язып җибәрә алган. Моннан тыш, бәйгедә катнашучыларның язмалары тупланып, 1910 елда Оренбург шәһәрендә «Вакыт» газетасы матбагасында «Шура»ның тел ярышы» дигән җыентыкта басылып чыга.

 

Р.Фәхреддин ана телебезне саклауда зур өлеш керткән могътәбәр әдипләрдән Әбелмәних Каргалый, Салихҗан Күкләшев, Һибәтулла Салихов, Хөсәен Фәезханов, Шиһабетдин Мәрҗани белән беррәттән, шул заманның иң мәшһүр тел сакчысы Исмәгыйль Гаспралыны атый. Ул туган телне бары тик матур әдәбият һәм мәктәпләр аша гына саклап калырга мөмкин дип саный. Аның фикеренчә, татар телендәге вакытлы матбугат, татар теленең үсешен яктырткан фәнни хезмәтләр дә шул максатны хәл итүдә зур әһәмияткә ия.

 

Татар язучылары да бу көрәштән читтә калмыйлар. 1908 елда драматург Галиәсгар Камалның «Тел берләштерәләр» дигән фельетоны дөнья күрә. Анда татарлар катнашындагы мәҗлес сурәтләнә. Мәҗлестәгеләр арасында «бохари» мулла, Төркия күргән мөгаллим, русча укыган мирза, учитель һ.б. була. Алар татар теленең торышы, киләчәге, проблемалары турында сөйләшәләр, аның «артталыгы»на борчылалар. Биредә учительнең кайбер сүзләрен китереп үтәм: «Как хотите, брат, мин бу турыда с вами не согласен. Безнең татарларның телләре до невозможной степени начар. Татар теле шикелле бедный тел не может быть на свете! Безнең тел белән никакой мысльне выразить итү невозможно!» Бу рәвешле татарча белән русчаны кушып сөйләшү билгеле бер катлау кешеләре арасында «модалы» саналган, үзенчә тәрәккыйпәрвәрлек билгесе дә булып торган. Автор, әлеге күренешне күз яшьләре аша көлеп сурәтләп, татар җәмгыятендәге зур проблеманы фаш итүне максат кылган.

 

Шул ук вакытта тарихта телебезне әнә шундый «модалы» агымнардан һәм «текә» затлардан саклауга зур көч керткән, моның өчен үзләре төрле юллар уйлап тапкан яшьләребез барлыгы да билгеле. Бу хәрәкәт аеруча Оренбург өязендә киң таралыш ала. Тукай авылы шәкертләре 1915 елда телнең чисталыгын саклауның бик үтемле чарасын уйлап тапканнар: мәҗлесләрдә чит тел сүзләрен кушып сөйләгән кешеләрдән һәр сүз өчен бер-ике тиен алып, аларны шул рәвешле җәзаларга. Шулай итеп, бары тик ике-өч мәҗлестә генә дә өч сум «җәза акчасы» җыелган. Бу акча Оренбургта оештырылган «Укучыларга ярдәм җәмгыяте»нә җибәрелгән. Тагын бер мәҗлестә 24 тиен тупланган, анысын яшьләр шул авылдагы «Мәдрәсәи Гыйлаҗия» файдасына тапшырганнар. Акчаны «иң күп эшли торган» сүзләр арасында «аслан», «только» сүзләре булган, имеш. Бу турыда «Вакыт» газетасы язып чыккан. Оренбургта узган икенче бер шундый мәҗлестә 42 тиен «җәза акчасы» җыелган. Аны шулай ук алда искә алынган «Укучыларга ярдәм җәмгыяте»нә юллаганнар. Бердән, туган телне саклауга, икенчедән, белемгә мохтаҗ фәкыйрь татар балаларының укуларына ярдәм итүгә сәбәп булган бу мәҗлес турында ишетеп белгән яшьләр үзләре дә, әлеге хәрәкәттә катнашырга теләк белдереп, үз авылларында шундый мәҗлесләр уздырганнар. «Вакыт» газетасында искә алынган 11-12 кешелек тагын бер мәҗлестә, мәсәлән, 99 чит тел сүзләре кулланылганлыгы ачыкланган. Ә кичә бары тик бер генә сәгать барган...

 

Бу хәрәкәт бүген дә дәвам итсә, күпме акча җыелачагын күз алдына китерүе дә куркыныч...

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи