Ләлә Мортазина автор яңалыклары
-
Халык шагыйре таҗын кигән Тукай
Дөньяның төрле кыйтгаларында сибелеп яшәгән милләттәшләребез өчен Тукай һәрчак туган ил һәм миллилек символы булып тора. Тукай шәхесе, аның тормышы, үлемсез әсәрләре аша яшь буында милли рух, туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә. Ерак Шәрыкта дөнья күргән вакытлы матбугатта иң күп яктыртылган темаларның берсе булып Тукай шәхесе һәм иҗаты торуы да шуның белән бәйле. Һәр татар гаиләсендә, Коръән белән беррәттән, туган илдән алып килгән Тукай китабы сакланган. Шагыйрьнең әсәрләрен тарату, таныту, аның мирасын саклау өчен мөһаҗирләр үзләре дә Тукайның китапларын бастырып чыгарган, дәреслекләргә шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләрен керткән. -
Сәйдәшкә музыка дөньясына юл ачкан шәхес
1920 нче елларда җире аз булган татар авылларын Идел елгасының уң як ярына күчереп утырту хәрәкәте башлана. Шушы чорда Нариман, Кызыл Байрак кебек авыллар барлыкка килә. Шиһаб Әхмәров бу хәрәкәтнең алгы сафында була. Кызыл Байракка иң әүвәл килеп урнашучылар да Әхмәровлар гаиләсе була. Иҗат интеллигенциясе вәкилләренең ял итү урыны саналган әлеге авылның җыр-музыка сөючеләр арасында «Сәйдәш аланы» исеме белән билгеле булуында да Шиһаб Әхмәровның роле бар. Хатыны Әминәнең бертуган энесе, киләчәктә татарның иң мәшһүр композиторы булып танылачак Салих Сәйдәшевне бу авылга җизнәсе Шиһаб алып килә.