(XVII-XVIII гасырлар)

Әстерханның 1556 елда яулап алынуы. Урыс елъязмасыннан миниатюра
Әстерхан кенәзләре урыс яуларында катнашкан
Түбән Идел XVI гасырда Мәскәү дәүләте тарафыннан яулап алына. Бу вакыйга җирле халыклар тормышын мәңгегә үзгәртә: алар ныгып барган яңа дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтенә кушылырга мәҗбүр була. Явыз Иван 1558 елда Польша короле Сигизмунд Августка язган хатында ук Әстерхан татарларының Ливон явында урыс гаскәрләре ягында сугышуы турында горурланып искә ала.
Башта Әстерхан кенәзләре урыс яуларында теләр-теләмәс кенә катнаша. Ләкин 1560 нчы еллардан алып алар үз теләкләре белән хәрби хезмәткә тартыла башлый (бу эшнең «тәмен» һәм әҗерен аңлап алалар). Мәскәү хакимияте, үз чиратында, аларны хәрби хезмәткә бик теләп кабул итә. Шул рәвешле Әстерхан татарлары белән Мәскәү дәүләте арасында озын-озак дәвам итәчәк «хезмәттәшлек»кә нигез салына.
Патша хөкүмәте буйсындырылган яңа халыкларга зур игътибар биргән, иң сәләтле һәм тугры кешеләрне үзенә хезмәткә тартырга омтылган. Җирле халыклар ике төркемгә бүленгән. Берсенә – ясаклы кешеләргә – салым түләү бурычы йөкләнгән. Икенчеләренең – йомышлыларның (служилые) – төп бурычы хәрби хезмәт үтәү булган. Әстерханда хәрби алайлар (отрядлар), табигый ки, нәкъ менә йомышлы татарлардан оешкан. Аларның хезмәт итү географиясе шактый киң булган. Әйтик, XVI гасырның икенче яртысында алар төньякта – Ливон сугышында, көньякта Төньяк Кавказда сугышкан. Болай бертуктаусыз орышулар Әстерхан татарларының хәлен шактый какшаткан: 1580 нче елларга аларның саны ярыйсы ук кимегән. Шул вакытта Явыз Иван мәсьәләне бик җиңел чишү җаен тапкан: хәрби хезмәткә Олы Нугай Урдасы халкын җәлеп итә башлаган.
Бу карар җитди үзгәрешләргә китергән. Түбән Идел буе җирләрендә Юрт татарлары1 төркеме барлыкка килгән. Алар Әстерхан воеводаларына буйсынган һәм атлы отрядларга – «табуннар»га – берләшкән. Арада морзалар Урысов һәм Тинбаевлар җитәкчелегендәге алайлар иң мәшһүрләрдән саналган. Вакыт узу белән, бу халыкның барысын да – «искеләрен» дә, яңа кушылганнарын да – «государевы астраханские люди» дигән гомуми исем белән атый башлаганнар.
Әстерхан татарлары өзлексез хезмәт иткән
Әстерхан татарлары өчен XVII гасыр өзлексез хәрби хезмәт итү чоры булган. Алар 1604 елда Кавказга, Таргу шахмаллыгына2 каршы зур яуга җибәрелгән. Шунысы игътибарга лаек: кышлау өчен аларны яңадан Әстерханга, өйләренә кайтарып торганнар. Шушы хәл татарларның гомерен саклап калган, чөнки сугыш кырында калган урыс гарнизоны озакламый дошман тарафыннан тар-мар ителгән.
Шуннан соңгы елларда да Әстерхан татарлары күп сугышларда катнашкан. Швеция белән конфликт вакытында, 1613 елда алар Тихвин монастырен саклаган, 1615 елда камалышта калган Псковны «коткарырга» ашыккан. Польша белән сугышта татар отрядлары Мәскәү, Можайск һәм Боровск янында кан койган. Литвага каршы 1616 елгы сәфәр Әстерхан татарлары өчен зур уңыш китергән – бу сугышта катнашучыларның барысы да патша тарафыннан бүләкләнгән.
1630 нчы елларда Смоленск сугышы башлана. Әстерхан татарларын көнбатышка да, көньякка – Кече Нугай Урдасына каршы да җибәрәләр. 1633 елның җәендә аларның кенәз Волконский җитәкчелегендәге атлы гаскәре Көбә (Кубя) елгасы янында нугай олысларын тар-мар итә. Шул сугышларда морза Каракилмәмәтов зур батырлык күрсәтә: дошман морзаларыннан Мамаевны үтерә, Аллабирдеевне әсирлеккә ала.
Озак вакыт дәвам иткән (1654-1667 нче еллар) Польшага каршы сугышларда Әстерхан татарлары үзен аерата кыю яугирләр итеп күрсәтә. Аларның кайбер отрядлары – Смоленск, икенчеләре исә төньяк-көнбатышта – Невель һәм Усвят шәһәрләре янында сугыша.
Әстерхан татарларына күп тапкырлар Кырым ханлыгы һәм Төркия белән орышырга, бәрелешергә дә туры килгән: 1646 елда Дон буенда кырымлыларга каршы сугышканнар, 1675 елда тагын Кырым ханлыгына каршы яу чапканнар, 1678 елда Чигирин шәһәре янында кан койганнар. Мәскәү дәүләте 1687 һәм 1689 нчы елларда Кырым ханлыгына каршы оештырган сугышларда Әстерхан татарларының иң яхшы сугышчыларыннан тупланган махсус алайлар катнашкан.
Әле Петр I чорында да Әстерхан татарларының хәрби хезмәте дәвам иткән: 1702-1705 нче елларда Төньяк сугышында шведларга каршы сугышкан алар; 1708 елда камалышта калган Терек ныгытмасын сакларга җибәрелгәннәр, 1717 елда Хивага каршы экспедициягә озатылганнар. Шуннан соң гаскәргә чакырылулары кими төшкән – иске чор тәмамланган.
Һәр сугышчы яуга үз аты белән килергә тиеш булган
Әстерхан татарларының хәрби хезмәте үзенчәлекле рәвештә оештырылган. Гаскәргә ир-атларның барысын да түгел, фәкать профессиональ сугышчыларны – морзаларны, табун башлыкларын, йөзлек җитәкчеләрен (сотникларны) генә чакырганнар. Сугышчыларга балалары һәм хезмәтчеләре ияргән. Атлы гаскәрдә хезмәт иткәнгә күрә һәр сугышчы яуга үз аты белән килергә тиеш булган. Кайвакыт смотрдан соң яугирләрнең бер өлешен кире кайтарып җибәргәннәр, калганнары исә, тизлекне киметмәс өчен, үзләре белән запас атлар да ияртеп барган.
Хәрби хезмәттәге Әстерхан татарларының саны вакыт үтү белән үзгәргән. Әйтик, XVII гасыр башында алар берничә мең кешегә җыелганнар. Морзалар Урысов һәм Тинбаевлар һәрберсе меңнәрчә атлы сугышчы китерә алган. Ләкин гасыр ахырына бу сан бик нык кимегән – калмыкларның һөҗүмнәре, Степан Разин фетнәсе, сугышларда кыйналу үз эшен эшләгән. Башта, һичьюгы, 500 кеше җыя торган Әстерхан татарлары соңрак көч-хәл белән 300-400 кешелек алай туплый алганнар.
Хезмәт итү рәвеше дә әкренләп үзгәргән. Башта үз кенәзләренең кул астында аерым отрядлар булып сугышканнар. Соңрак аларны патша воеводалары җитәкчелегендәге үзгә гаскәрләргә куша башлаганнар. Һәрвакыт түгел, билгеле бер яулар, сәфәрләр вакытында гына хезмәткә җәлеп иткәннәр. Мондый хезмәт өчен татарлар вазифа (жалованье) һәм ганимәт (шул исәптән, әсирләр дә) алу хокукына ия булган. Бу вазгыять Әстерхан татарларының югары катлавына гаять күп файда-табыш китергән.
Шулай итеп, Әстерхан татарлары сугышчылары ике гасырга якын Россиягә тугрылыклы хезмәт иткән. Явыз Иван чорында башланган әлеге эш, Әстерхан татарларының эчке проблемалары һәм Петр I нең гаскәрне тамырдан үзгәртүенә бәйле рәвештә, XVII гасырда өзелгән.
Юрт татарлары дипломатик осталыкка ия
Хәрби хезмәттән тыш, Әстерхан (Юрт) татарлары тагын бер мөһим йөкләмә үтәгәннәр, ул да булса – дипломатик мәсьәләләргә кагылышлы эшләр. Әстерхан күчмә кабиләләрнең җирләренә чиктәш булган, шуңа күрә бу шәһәр аркылы бик күп чит ил кәрваннары үткән. Үзәк хакимият җирле воеводаларга, төбәк белән идарә итүдән тыш, күрше халыкларның кәефләрен, ниятләрен өйрәнү, күзәтеп тору бурычын да йөкләгән. Әстерхан хакимияте, мәгълүмат җыю һәм сөйләшүләр алып бару өчен, күчмә һәм тау халыклары хакимнәренә даими рәвештә илчеләр юллаган.
.jpg)
Ф.И. фон Страленберг төзегән картада Олы һәм Кече Нугай Урдалары. 1725 ел
Әстерхан татарларының хезмәте күпчелек очракта нугайлар белән мөнәсәбәт урнаштыруда кирәк булган. Әстерханнан Кече Нугай Урдасына җирле җәмгыять вәкилләре даими йөреп торган. Кайвакыт алар Кырым ягына «тел» алырга, ягъни әсирләр тотарга барып кайткан. Бу эшне йә Әстерхан татарлары үзләре генә, йә патша укчылары (стрелецлар) белән берлектә башкарганнар.
Шулай ук воеводалар татарларга төрле мәсьәләләр буенча нугай морзалары белән сөйләшүләр алып баруны да йөкләгән. Әлеге дипломатик мәсьәләләрне хәл итү эшен иң оста һәм хөрмәтле кешеләргә генә ышанып тапшырганнар. Бу аларны бояр балалары белән бер дәрәҗәгә куйган, татар башлыкларын патша укчылары җитәкчеләре белән тигезләштергән. Мәсәлән, 1643 елда Әстерхан татарлары К.Туктамышев һәм Б.Бәгыйшев ике нугай урдасы (Кырым ханына буйсынган Кече Нугайлар һәм урыс патшасына хезмәт иткән Олы Нугайлар) арасындагы низагны хәл кылганнар: кече нугайлар тарафыннан әсир алынган затлар Әстерхан ягына тапшырылган.

Кырымга каршы сугышта катнашкан татар җитәкчеләренең исемнәре. 1687 ел
Каспий буе далаларына калмыклар килгәннән соң, вазгыять үзгәрә. Нугайларның бер өлеше аларга буйсынып, алар белән бергә күченеп йөри башлый. Берничә тапкыр бәрелешкәннән соң, урыс хакимияте яңа күршеләр белән мөнәсәбәтләрне җайларга карар кыла һәм яңадан Әстерхан татарларына мөрәҗәгать итә. Элгәреге максат әсирләрне азат итүдән гыйбарәт булса, соңрак Әстерхан татарларына җирле халыкны урыс хакимиятенә буйсындыру бурычы да йөкләнә. Әле 1650 нче елларда да мөнәсәбәтләр киеренке булып кала: калмыклар урысларны әсирлеккә төшерә, Әстерхан татарлары калмыкларның атларын урлый. Бу мәсьәләгә нокта куяр өчен, Әстерхан воеводалары калмык олысларына берничә тапкыр татар И.Килмәмәтовны җибәреп карый. Ул калмыкларның хәрби һәм сәяси торышы турында мәгълүмат җыя, әсирлектә урыс кешеләре бармы икәнен тикшерә һәм калмык җитәкчеләренең солыхка әзер булуы турында хәбәр алып кайта.
Калмыкларның теләге буенча, 1636 елда урыс-калмык корылтаенда Әстерхан татарларының җитәкчесе Я.Рамазанов, 1657 елда Котым елгасы буенда узган сөйләшүләрдә Ә.Кашкарин катнашкан.
XVII гасырның икенче яртысында калмыклар белән мөнәсәбәтләр җайлаша. Әстерхан хакимияте алдында яңа бурыч барлыкка килә: элек калмыкларга буйсынган нугай олысларын урыс хакимиятенә буйсындыру. Монда да Әстерхан татарлары хәлиткеч вазифа үти.
1724 елда калмык ханы Аюшаһ (Аюка) үлгәннән соң, аның варислары арасында тәхет өчен көрәш башлана. Олысларның бер өлеше, Кырым ханлыгы канаты астына сыенып, Кубаньга күченеп китә һәм урыс җирләренә һөҗүм итәргә тотына. Әстерхан губернаторы И.П.Измайлов фетнәче калмык башлыгы Дондук-Омбо янына ышанычлы вәкил – татар М.Булатаевны җибәрергә карар кыла. М.Булатаев Дондук-Омбоны Мәскәү дәүләте составына кире кайтырга күндерә, Төркиягә каршы сугышта калмыкларның Россия ягында катнашуына ирешә. Шушы уңышы өчен М.Булатаев, вазифасын (жалованье) арттырып, Әстерхан татарлары арасында иң бай кешеләрнең берсенә әверелә.
Юрт татарларының дипломатик осталыгы башка халыклар белән мөнәсәбәтләрдә дә файдаланыла.
Әстерхан татарлары Епаргулов һәм Янчурин 1662 елда, воевода кушуы буенча, башкорт фетнәчеләре янына бара. Алар башкорт җитәкчеләрен «тәүбәгә килергә» күндерүгә ирешә, нәтиҗәдә, «буза куптаручылар»га каршы гаскәр җибәрүнең хаҗәте калмый.

Калмыклар. 1880 ел
Әстерхан губернаторы 1740 елда К.Янаевны, сәүдә эшләрен сылтау итеп, Хивага юллый. Аңа Фарсы шаһының ният-максатлары турында мәгълүмат җыю бурычы куела. Янаев Хива һәм фарсы гаскәрләре лагеренда булып, аларның көчен бәяли һәм хәрби планнарын белешә. Шуннан соң, азат ителгән урыс гаскәрләрен дә ияртеп, яңадан ватанга кайта.
1740 нчы елларда Россиянең төрекмән кабиләләре белән элемтәләре активлаша. Ике арада тәрҗемәче һәм арадашчы вазифасын Юрт татары М.Үтәпев башкара. Бу эшләр белән бергә ул төрекмәннәрнең саны, аларның олысларындагы хәлләр һәм Хивадагы вакыйгалар турында да мөһим мәгълүматлар туплый.
Йомгаклап әйтсәк, Әстерхан (Юрт) татарлары Россия ягында ике гасырдан артык батырларча сугышкан. Аннан тыш, дипломатиядә дә мөһим роль уйнаган. Әстерхан татарларына нугай морзалары, калмык җитәкчеләре, төрекмән старшиналары һәм башка хакимнәр белән килешү-сөйләшүләр алып барырга туры килгән. Алар бу эшләрнең барысын да җиренә җиткереп үтәгән.
1 Җирле төрки-татар халкын иң беренче мәртәбә XVIII гасырда Әстерхан губернасы башлыгы В.Н.Татищев «Юрт татарлары» дип атый. – Ред.
2 Таргу шахмаллыгы – хәзерге Дагстан җирләрендә оешкан һәм XVII-XIX гасырларда яшәгән кумык дәүләте. Бу язмада без Әстерхан татарларының төрки халыкларга (шул исәптән, татар дәүләтләре булган Нугай Урдасы, Кырым ханлыгына) каршы сугышуының этик ягына тукталмыйча, әлеге яуларны бары тик факт буларак игътибарга алып үтәрбез. – Ред.
Рус теленнән Миләүшә Талипова тәрҗемәсе
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала