Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Ике мөнбәрле мәчетнең ике гасырлык тарихы

Тарихка «Беренче татар мәчете» булып кереп калган Тарихи мәчет 1823 елда Мәскәүнең I гильдия сәүдәгәре бохаралы Назарбай Хошалов җирендә нигезләнгән. Әлбәттә, ул бернинди дә «беренче» булмаган. Мәскәү аръягы бистәсендә татарлар Мәскәү кенәзлеге чорыннан ук тупланып яшәгән, Аллаһ йортын төзергә рөхсәт сорап язылган прошениеләрдә әүвәлге мәчетләр телгә алынган. Бу документлар тарихчы Дамир Хәйретдиновның «Татарское Замоскворечье. Мәскәү Татар бистәсе» китабында китерелә. Шулай да Тарихи мәчетне Мәскәүдәге беренче таш мөселман гыйбадәтханәсе дияргә буладыр.

 

Мәскәүнең Тарихи мәчете.

 

 

Мәскәү мөселманнары бу мәчетне төзергә XIX гасырның башыннан ук рәсми рөхсәт сорый башлаган. Күрәбез, гыйбадәтханә нигезләнгәнче, ике дистә ел узган. Шул вакыт эчендә Мәскәү халкы чума эпидемиясеннән кырылган, Наполеон явын һәм аның нәтиҗәсендәге зур янгынны да күргән. Аллаһ йортының башта манаралары да, ае да булмаган. Чөнки Мәскәү җитәкчелеге төзергә рөхсәт бирсә дә, чиркәү иерархиясе йогынтысында, аны мәчет дип атамаска, бинага манара куймаска, азанны урамга әйтмәскә дигән фәрман чыгарган. Шулай да ул берничә елдан каланың картасында мәчет буларак күрсәтелгән.

 

2025 елның 19 декабрендә төзекләндерелгәннән соң Тарихи мәчеттә беренче җомганы үткәргәндә, Россия мөселманнары Диния идарәсе рәисе шәех Равил Гайнетдин Мәскәүдәге Татар бистәсендә күтәртелгән бу Аллаһ йортын булдыруга һәм аны яшәтүгә төрле милләт вәкилләре өлеш кертүенә басым ясады: «Мәчет бохаралы Назарбай Хошалов җирендә төзелгән, аның беренче имамы башкорт Сәйфелмөлек Әсхәпов, беренче ремонтының иганәчесе Азәрбайҗаннан татар сәүдәгәре булган. Тарихи мәчет илебездәге мөселман өммәтенең күпмилләтле һәм гомумән, Мәскәү шәһәре, Россиянең күпмилләтле булуының күрсәткече».

 

 

Мәскәүнең Тарихи мәчете төзекләндерелгәннән соң җомга чаралары белән ачылды. Мөнбәрдә – РФ мөселманнары Диния идарәсе рәисе баш мөфти шәех Равил Гайнетдин.

 

 

Мөфти телгә алган 1858 елгы ремонт эшләре барышында Мәскәү елгасы аръягы мәчетенең әлегә мәгълүм беренче планыннан күренгәнчә, бинаның болдыры һәм залга керү урыны киңәйтелгән. Бу вакытта мәчетнең имам-хатыйбы чыгышы белән Пенза губернасыннан Рәфыйк Агиев була. Аның вафатыннан соң 1867 елдан олы улы Хәйретдин имам-хатыйб итеп билгеләнгән.

 

1871-1873 елларда мәчет тирәли таш койма төзелгән (хәзер ул урында торак йорт), мәчетнең болдыры өстенә зур булмаган гөмбәз һәм ярым ай куелган. Шул ук 71 нче елда сәүдәгәр Мөхәммәтрәхим Исаков акчасына мөселманнар мәчет янында балалар өчен бүрәнәдән мәктәп бинасы төзегән.

 

Ике янкорма һәм мәчетнең үзәк түбәсе өстендәге манаралар 1882 елда төзелгән. Гыйбадәткә килүчеләр саны күбәеп, генерал-губернатор мәчет бинасын киңәйтергә рөхсәт биргән. Бу беренче төзекләндерү эшләре архитектор Дмитрий Певницкий проекты буенча үткәрелә, ә иганәчесе I гильдия сәүдәгәре Салих Ерзин була. 2024 елның декабрь аенда башланган, мәчетнең тарихындагы өченче төзекләндерү нәкъ менә әлеге сызымнарга нигезләнеп башкарылды.

 

1913 елда Хәйретдин Агиев вафат булгач, Татар мәчетенең имамы булып аның кияве Абдулла Шәмсетдинов кала һәм ул 1936 елга кадәр мәхәлләне җитәкли. 1915 елда мәчет комплексында таштан мәдрәсә бинасы ачылган, әмма Октябрь инкыйлабыннан соң ук аны мөселманнар өчен уку урыны буларак ябалар. Мәчет тарихында фаҗигале чор башлана. 1936 елда Абдулла хәзрәт хатыны Маһирә абыстай белән кулга алына, алар советларга каршы пропагандада гаепләнә: имам атып үтерелә, ә хатыны төрмәдә вафат була. 1937 елда Мәскәүнең Татар җәмигъ мәчете ябыла. 1967 елда манаралары киселә.

 

Бөек Ватан сугышыннан соң Мәскәүнең татар ветераннары мәчетне кайтарырга омтылып карый. Әмма нәтиҗәсе уңай булмый.

 

Башкаладагы кардәшләребез 80 нче елларда кабат Аллаһ йортын кайтару артыннан йөри башлый. Илдәге үзгәртеп кору чорында гына аларның теләге тормышка аша. Тик мөселманнарга таушалган бина гына эләгә. Согыд Гарәбстаны Корольлегенең Мәскәүдәге илчелеге ярдәмендә, шәех Ибраһим Әл-Әнкари акчасына бинадан кабат мәчет ясала. Татар мәчете тарихында бу икенче төзекләндерелү була һәм ул шул вакыттан Тарихи мәчет дип йөртелә башлый.

 

 

Тарихи мәчет имамнары мөфти Гайнетдин белән. Сулдан уңга: Руфат Әхмәтҗанов – имам-хатыйб, Дамир Мөхетдинов – баш имам-хатыйб, Равил Гайнетдин – баш мөфти, Рамил Садыйков – беренче имам-хатыйб, Салих Сәйфетдинов – имам-хатыйб.

 

 

1993 елдагы ачылышта чыгыш ясаган Равил хәзрәт Гайнетдин (ул вакытта Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе Ислам үзәге президенты, Мәскәү җәмигъ мәчете имам-хатыйбы) Тарихи мәчетне төзекләндергәндә аны кайтарырга көч куйган мәхәллә активын да, бу эшкә хәерхаһ булган хакимият вәкилләрен дә, нахакка җәзаланган соңгы имам һәм аның хатынын да искә алырга кирәк, дип катгый сүзләрен әйтә. Тарихи мәчеттәге 19 декабрь җомгасы вәгазендә исә мөфти мәчетнең һәр чор иганәчеләре һәм имамнарының исемнәрен атап сөйләде, рәхмәтен җиткерде.

 

1992-1993 елгы төзекләндерү барышында мәчет бинасы барыбер тарихи халәтендә торгызылмаган. Мәсәлән, аның үзәк манарасы корылмаган, совет чорында томаланган михрабы ачылмаган. Сүз уңаеннан, соңгы төзекләндерү барышы вакытында Татар мәчетенең эчке фотосурәте дә табылган, нәкъ аңа карап хәзер төп залында ике мөнбәр тора.

 

Борынгы татар мәчетенең тарихи йөзен кайтару мөфти шәех Равил Гайнетдиннең йөрәк ярасы, күпьеллык теләге, дисәк ялгыш булмас. Аны ул 2020 елның 4 ноябрендә онлайн очрашуда Россия Президенты Владимир Путинга җиткерде. Дәүләт башлыгы баш мөфтине хуплады. Тарихи мәчетнең 200 еллыгы уңаеннан дәүләт аны мөселманнардан тартып алгандагы рәвешенә кабат кайтарды. Төзекләндерү өчен 1882 елгы Д.Певницкий проекты нигез булды һәм эшләр бер ел эчендә төгәлләнде. Узган елның 19 декабрендә мәчет җомга намазы чаралары белән ачылды. Яңа мөнбәрдән мөфти Гайнетдин: «Төзекләндерү эшләре тулысынча төгәлләнгәннән соң, мәчет каршындагы уку бинасын яңарту чираты җитәчәк һәм монда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов безгә ярдәм күрсәтте. Мәчетнең юбилеен бәйрәм итүне һәм ремонт-реставрация эшләрен хуплаган дәүләт эшлеклеләре өчен догада торабыз», – дип сөйләде.

 

Тарихи мәчет РФ мөселманнары Диния идарәсенең «тарихи» дигән махсус дәрәҗәсенә ия. Диния идарәсенең нигезләмәсендә язылганча, идарә рәисенең беренче урынбасары бу мәчетнең баш имамы да. Оешманың 2024 елгы корылтае карары белән әлеге вазифа илаһият белеме докторы Дамир Мөхетдиновка йөкләнелде. Мәскәүдәге Тарихи мәчеттә күркәм гадәт буенча вәгазьләрне татарча сөйләү хәзер дә саклана. Мондый чаралардан соң тормыш үз күчәренә кайткан сыман тоела башлый.

 

РФ мөселманнары Диния идарәсе матбугат хезмәте әзерләде.

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 6
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи