Журнал «Безнең мирас»

Болгарда кунакханә булачак

Болгар тыюлыгында кунакханә комплексына нигез ташы салынды. Шул рәвешле, республикада туризмны үстерүгә тагын бер адым ясалды. 27 апрель көнне Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрчегендә 300 урынга исәпләнгән кунакханә комплексына нигез салу чарасында катнаштылар. Әлеге кунакханә үзенә күрә XVI гасырда шунда ук булган Ак пулатны хәтерләтеп торачак. Ошбу бина ерак гасырлар элек тә иң изге урыннарың берсе булып саналган.
Әйе, Татарстан үзенә күрә бер олуг миссия үтәүче төбәкләрнең берсе булып санала. Ул – күпләр өчен үрнәк булган милләт һәм динара татулыкны саклаган һәм шуның бәрабәренә зур үсешкә ия булган төбәк. Республикабызның көче дә традицияләрне саклап, даими рәвештә алга баруда.
Ислам һәм православ мәдәниятын саклаган тарихи урыннарыбызны торгызу Минтимер Шәймиевнең зирәк, алдан күрә белүчәнлеге нәтиҗәсендә торгызыла башлады. Менә инде биш ел дәвамында башкарган изге гамәлләрнең уңышлы нәтиҗәләрен күреп сөенәбез.
“Яңарыш” фонды проекты нигезендә Болгар һәм Зөядә 49 тарихи ядкәрләребез яңартылды һәм төзелде. Узган ел исә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитеты карары нигезендә Болгар тарихи-археология комплексы Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бу вакыйганы күптән көтелгән һәм зур кыйммәткә ия җиңү дип бәяләде. Бу исә ЮНЕСКО исемлегенә борынгы Зөя утравы да керергә лаек булуны күрсәтә.
Bolgar
Соңгы биш ел эчендә республикага, шул исәптән Болгарга килүче туристлар саны бермә-бер артты. Әйтик, 2014 елда бирегә 285 мең кеше килгән, шуларның ике меңе – чит ил туристлары. Яңа кунакханә төзелү исә аларның санын арттыруга, ягъни Татарстанда туризмны үстерүдә янә бер адым булачак. Комплекс территориясендә җәяүлеләр зонасы, велосипедта йөрүчеләр өчен юллар, балалар мәйданчыгы һәм мунча комплексы урын алачак. Шунда ук 220 машина өчен парковка да булыр дип уйланыла.

Теги: Редакция Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру